- РУС
- ТАТ
Мәскәүдәге басмаханә
1917 елда мөселман сәүдәгәрләре пайларына оешкан «Шәрекъ» хосусый басмаханәсе җирлегендә барлыкка килә. 1917 елдан соң «Шәрекъ матбагасы», соңрак «Кызыл Шәрекъ» дип атала.
Шәхси наширләр, оешмалар, газета һәм журнал редакцияләренең заказларын үти. 2 басма машинасы, 250 пот татар һәм 100 пот рус шрифтлары була. Һәр көнне 12 меңгә кадәр басма бит чыгара. Басмаханә штатында 40 тан артык хезмәткәр эшли, мөдире – элекке пайчыларның берсе булган Г.Сәгыйров.
1919 елның гыйнварында РКП(б)ның Мөселман оешмалары үзәк бюросы карамагына тапшырыла. Совет, партия, хәрби оешмалар заказларын үти, иҗтимагый-сәяси, матур әдәбият, уку-укыту ярдәмлекләре бастыра. 1922 елдан Үзәк нәшриятның полиграфия базасы була, 1924 елда СССР халыклары үзәк нәшрияты составына керә.
Каримуллин А.Г. Книги и люди. Казань, 1985.
Каримуллин А.Г. Становление и развитие татарской советской книги (1917–1932). Казань, 1989.
Каримуллин А.Г. Татарское государственное издательство и татарская книга России (1917–1932). Казань, 1999.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.