Эчтәлек

Казанда 1870 ел башында вакытлыча ялдагы унтер-офицер К.П.Воскобойников (1880 елларда – Казан сәүдәгәре) тарафыннан хатынының милке буларак ачыла.

1877 елда Тилли К.А. басмаханәсе ябылганнан соң, монда аның «Листок объявлений» газетасы басыла.

1872 елдан Воскобойников матбагасы һәм ташбасмаханәсе буларак билгеле. 1886 елдан – типохромолитография.

Матбагада төрле елларда 9 дан 14 кә кадәр кеше эшли, еллык җитештерү куәте 2 меңнән 3,5 мең сумга кадәр җитә.

ХХ йөз башында матбага аның улы В.К.Воскобойниковка күчә, 1883 елда ул Чистай шәһәрендә басмаханә ача.

Әдәбият

Каримуллин А.Г. Татарская книга начала ХХ века. Казань, 1974.

Автор – Р.Р.Исмәгыйлев