Эчтәлек

Казанда 1917 елда шул исемдәге китап сату ширкәте (1910 елларда оешкан) җирлегендә ачылган нәшрият. Үз басмаханәсе булмый, заказларын «Милләт», бертуган Кәримовлар, «Өмид» басмаханәләренә биреп бастыра.

15 исемдә китап, шул исәптән иҗтимагый-сәяси, педагогика, тел белеме, матур әдәбият әсәрләре нәшер итә. Алар арасында «Швейцария Федератив Республикасы», «Нәрсә ул Учредительное собрание» китаплары, Г.Камалның «Русча-татарча мөкәммәл сәяси лөгате» (барысы да 1918 елда), Г.Сәгъди һәм М.Терегуловның педагогик хезмәтләре (1919) һ.б. бар.

1919 елда Ш.Әмирханов җитәкчелегендә Мөселман мәгариф халык комиссариаты бүлегенә хезмәт күрсәтә. Шул елда ябыла.

Әдәбият

Каримуллин А.Г. Становление и развитие татарской советской книги (1917–1932), Казань,1989.