Эшләүчеләр саны — 158 кеше (2006). Составында — басуга кадәрге процесслар, офсет-басу, төпләү цехлары; ярдәмче подразделениеләр: ремонт-механика цехы, транспорт участогы. Төрле басма продукция — китаплар, брошюра, буклет, бланклар, этикеткалар, шулай ук сәнәгый каплар һәм төрү материаллары, альбомнар, дәфтәр, папкалар һ.б. чыгара.

Предприятие тарихы

1919 елда национализацияләнгән предприятиеләрне — Кәримовлар басмаханәсе, ташбасмасы һәм хәреф кою ширкәтен, «Мәгариф» басмаханәсен берләштерү юлы белән 6 нчы басмаханә буларак оештырыла. 1922 елда 6 нчы басмаханәгә Камил Якуб исеме бирелә. 1923 елдан ТАССР Нәшрият һәм матбугат комбинаты составында. 1926 елдан Татиздат карамагында. 1927 елда К.Якуб исемендәге китап фабрикасы итеп үзгәртелә.

Татар һәм рус телләрендә сәяси, фәнни, матур әдәбияттан тыш, СССРның башка төбәкләрендә яшәүчеләр өчен татар телендә басма продукция чыгарыла. 1926–1928 елларда басу һәм җыю цехлары, кою-стереотип бүлеге яңартып җиһазландырыла һәм механикалаштырыла.

Яңалиф гамәлгә кертелгәннән соң (1927) татар телендәге текстлар — латин графикасында, 1939 елдан кириллицада басыла, моның өчен җыю билгеләре (хәрефләр) эретеп яңадан коела, җыю машиналарының калыплары алыштырыла. 1928 елда — беренче ротация машинасы, 1930 елда линотип эшли башлый, басу машиналары паркы яңартыла. 1927–32 елларда продукция чыгару үсә (млн данә): табак-оттисклар 3,2 дән 4 кә, тираж 0,6 дан 7,6 га кадәр арта.

1930 еллар башында К.Якуб исемендәге китап фабрикасы ТАССРның иң эре полиграфия предприятиесе була. Ул ТАССР районнарында, республикадан читтә, шулай ук илнең татарлар тупланып яшәгән төбәкләрендә басмаханәләр оештыруда гамәли ярдәм күрсәтә. Фабриканың басма паркының айлык җитештерү куәте 4 млн табак-оттиск, төпләү цехыныкы 250 мең данә тәшкил итә.

1935 елда фабрика Матбугат йортының яңа бинасына күченә.

Бөек Ватан сугышы елларында предприятие армия уставлары һәм карарларын, төрле күрсәтмәләр, кызылармияче кенәгәләрен, китаплар, брошюра, конверт, дәфтәрләр бастыра, хәрби йөкләр өчен каплар, әрҗәләр җитештерә.

1958 елда К.Якуб исемендәге китап фабрикасы, Н.Александров исемендәге газета-журналлар басмаханәсе, «Татполиграф» басмаханәсенең төсле басу һәм фотоцинкография цехы җирлегендә К.Якуб исемендәге Матбугат йорты оештырыла. Анда республика көндәлек басмалары, шул исәптән «Красная Татария», «Кызыл Татарстан» газеталары басыла, башка басма продукция чыгарыла.

1960 елларда комбинатта яңа полиграфия машиналары һәм җиһазлары урнаштырыла, төпләү эшләре, китап һәм газета продукциясен җыю механикалаштырыла; офсет кулланып басу үзләштерелә. Офсет-басу цехында җитештерү күрсәткече елга 55 млн прогон тәшкил иткән ике төс һәм бер төс белән эшләүче машиналар файдаланыла. Формаларны цинк урынына алюминийдан эшләү, китапны бер пресс белән бастыру үзләштерелә; фотопроцесслар камилләштерелә. Текст диапозитивлары җыелган текстларны фотога төшерү юлы белән әзерләнә. Фотомеханик корректура кулланыла, оригиналлар сыйфатында төсле диапозитивлар файдаланыла. Цех 4 төстәге журналлар («Чаян» һ.б.), 6 төстәге журнал тышлары, күп төстәге ябыштырма битләр, тышлыклар, этикеткалар, балалар әдәбияты чыгара. Җыю цехы күчмә гранка — реаллар һ.б. җайланмалар белән җиһазландырыла, бер үк вакытта агымлы җитештерү, прогрессив басу технологияләре гамәлгә кертелә; текст юлларын коючы, эре кегльле машиналар, биткә салу-корректура станоклары һ.б. кулланыла. Текстны күпсанлы шрифт, аерып күрсәтүләр һәм гади формулалар белән җыйганда машинадан файдалану үзләштерелә; брошюралау-төпләү цехы битләр алу, форзацларны ябыштыру, ябыштырма битләрне тегү машиналары белән җиһазландырыла; синтетик җилемнәр һәм материаллар кулланыла; китапларны пресслау өчен асылма конвейер эшкә кушыла; күчерү-транспортлау операцияләре механикалаштырыла, продукцияне агымлы җитештерү җайга салына. Комбинатта база лабораториясе эшли, ул республиканың башка басмаханәләренә яңа полиграфик материаллар һәм технологияләр үзләштерүдә ярдәм итә. Басу паркы яссы басма, тигель, ротация машиналарыннан тора.

К.Якуб исемендәге нәшрият комбинаты ел саен 3–4 мең басма табак күләмендә 6 млн данәдән артыграк тираж белән (1966–1967 елларда — 10 млн данә) китаплар һәм брошюралар, 300 млн данә газеталар, 20 млн см2 клише, төрле бизәлгән продукция чыгара. Анда республикада чыгучы барлык китап, журнал һәм газеталар басыла; продукция РСФСР шәһәрләрендәге китап кибетләренә, шулай ук Алма–Ата, Ашхабад, Баку, Ташкент, Фрунзе һ.б. җирләргә җибәрелә.

1960 еллар башында СССРның үзәк газеталарын 1 млн данәдән арткан көнлек тираж белән басу өчен җитештерү базасы модернизацияләнә һәм киңәйтелә. 1964 елдан шундый 5 газета калып кулланып басыла. 1968–1973 елларда комбинат басмаханәләрендә яңа машиналар һәм җиһазлар (127 берәмлек) урнаштырыла, эш урыннарына ярымфабрикатлар илтү өчен транспортёрлар (354 м) куела. Нәтиҗәдә цехларда күп хезмәт кергән процессларны механикалаштыру дәрәҗәсе арта. Комбинат төрле нәшриятларның заказларын үти. 1970 елларда комбинат Мәскәүдән, шулай ук Дагстан, Каракалпак АССР, Төркмәнстан, Казакъстаннан килгән заказларны башкара.

1973 елда К.Якуб исемендәге нәшрият комбинаты К.Якуб исемендәге полиграф. комбинаты итеп үзгәртелә, аның составына Казан авиация технологияләре фәнни-тикшеренү институтындагы, Казанның «Элекон», вакуумлы машиналар төзү, резина-техник эшләнмәләр заводларындагы филиаллары белән «Татполиграф» басмаханәсе (1927 елда нигезләнә) кертелә (киләчәктә: 1993 елдан — «Татполиграф», 1995 елдан филиаллары мөстәкыйль предприятиеләр). Үзгәртеп кору барышында җитештерү реконструкцияләнә, өстәмә биналар төзелә, цехларда һәм участокларда капиталь ремонт уздырыла, прогрессив технологияләр үзләштерелә.

КПССның Татарстан өлкә комитеты газета-журналлар нәшрияты (1971; хәзер «Татмедиа» ААҖ филиалы «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы») файдалануга тапшырылу сәбәпле, комбинат эшчәнлеге өлкәсендә китаплар басу (елга каты тышлыкта — 4 млннан артык данә, йомшак тышлыкта 6,1 млн данә) һ.б. төрле басма продукция (18 млн табак оттиск) калдырыла. 1986–1993 елларда фотоҗыю, цинк формалар урынына коры фотополимер формалар (ротация машиналары өчен), төсле басмалар өчен төсләргә бүлү җайланмасы, төрле төпләү материаллары гамәлгә кертелә. Ләкин комбинат басмаханәсендә һаман искергән «кайнар җыю» һәм фотоцинкография кулланыла, шул сәбәпле көндәшлеккә сәләтле басма продукция җитештерү мөмкинлекләре чикләнә.

1995–1997 елларда Англиядән һәм Италиядән кайтартылган заманча полиграфия җиһазлары белән комбинат техник яктан яңартып коралландырыла. Ассортимент 100 ләп исемдәге продукцияне үз эченә ала. 1997 елда комбинат составында структур подразделение — «Матбугат йорты» нәшрияты оештырыла (1998 елдан мөстәкыйль оешма). Шул ук елда предприятиенең исеме «Полиграфия-нәшрият комбинаты» ДУП дип үзгәртелә; 2008 елдан «Казан полиграфия комбинаты» ҖЧҖ. 2011 елда эшчәнлеге туктала.

Заказчылары — ТР Үзәк сайлау комиссиясе, Татарстан китап нәшрияты, «Мәгариф», «Лиана», «Цитадель» нәшриятлары, ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һ.б.

Бүләкләре

Бөтенсоюз китап күргәзмәсендә сәнгать бизәлеше һәм полиграфия эшләнеше өчен комбинат диплом белән бүләкләнә («Букварь», 1966); предприятиегә РСФСР МСның һәм мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы ҮКның күчмә Кызыл байрагы тапшырыла (1966, 1967); Бөтенроссия «Китап сәнгате» конкурсында диплом бирелә (1976). Парижда уздырылган халыкара «Прогресс хакына партнёрлык» конкурсында полиграфия-нәшрият комбинаты «Гран-при» (1998), «Алтын Меркурий» (1998), «Бәллүр Ника» (2000) призларын яулый.

Күп кенә хезмәткәрләре дәүләт бүләкләренә лаек була: 1 кешегә — РСФСРның атказанган китап басучысы, 1 кешегә — ТРның атказанган икътисадчысы, 2 кешегә ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәр бирелә; 1 кеше — Ленин ордены, 1 кеше — Хезмәт Кызыл Байрагы, 1 кеше — «Почёт билгесе» ордены, 7 кеше — медальләр, 1 кеше ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Җитәкчеләре

Предприятие җитәкчеләре арасында — П.М.Луговкин (1919–1923), Л.Ш.Вахитов (1923–1926), А.Р.Төхвәтуллин (1934–1937), К.Ә.Әхмәдуллин (1938–1942), Н.К.Демидов (1963–1972), В.З.Гафуров (1973–1978), В.С.Сергеев (1978–1983), Р.А.Вафин (1983–1986), В.И.Морева (1986–1994), Ә.Б.Мадьяров (1994–2007).

Әдәбият  

Олевич В. Комбинат им. К.Якуба // Полиграфия. 1967. № 8;

Фёдоров В.П. Производственная база печати Татарии // Полиграфия. 1967. № 11/12;

Гафуров В.З., Мифтахов З.З. Развитие полиграфии и печати в Татарии. К., 1977.

Автор — М.Җ.Гаитов