Эчтәлек

1871 елда Казан цехчысы Иван Семёнович Перов тарафыннан ачыла. Аның вафатыннан соңгы хуҗасы — М.А.Семёнов (1911 елдан). Ташбасмаханә 1916 елга кадәр эшли. Тора-бара шәһәрдәге иң эре полиграфия предприятиеләренең берсенә әверелә.

1870 елларда анда 10, 1888 елда — 17, 1899 елда — 40, 1915 елда — 50 кеше эшли. 1885 елдан — басмаханә һәм ташбасмаханә.

Иң беренче продукциясен рус наширләре заказлары буенча басылган эстамплар тәшкил итә. 1879 елдан татар телендә ташбасма эшләнмәләр — нигездә, мөселманнарның изге урыннары күренешләре төшерелгән язулы эстамплар, дивар календарьлары, географик карталар нәшер ителә. 1883 елда К.Насыйри календаре, 1901 елда — Ш.Таһировның татарча әлифбасы бастырыла. 1879–1910 елларда 890 мең тираж белән 67 исемдә татар басмасы дөнья күрә.

ХХ йөз башыннан төп продукцияне газета һәм китаплар тәшкил итә. Казан университеты профессор-табибларының фәнни хезмәтләре, иҗтимагый оешмалар һәм үзидарә органнарының отчётлары, православиегә караган дини әдәбият нәшер ителә. 1901–1916 елларда 352 исемдәге китап басылып чыга. 1905 елдан соң Казан карагруһчыларының газеталары һәм листовкалары басыла (И.С.Перов уң оешмаларның гаять актив эшлеклесе була).

1910 елдан соң «Камско-Волжская речь» либераль газетасы басыла башлый.

Әдәбият  

Каримуллин А.Г. Татарская книга начала XX века. К., 1974;

Габдельганеева Г.Г. Полиграфия и печать в Казанской губернии. 1800–1917 гг. К., 2005.

АвторГ.Г.Габделганиева