Эчтәлек

Башкортстан һәм Татарстаннан читтә яшәүче татар-башкорт оешмаларыннан сайланган 1 нче Бөтенроссия конференциясе һәм ВКП(б) ҮКның агитация һәм пропаганда бүлеге карары нигезендә барлыкка килә.

Нәшриятны оештыру эше РКП(б) ҮК каршындагы Татар-башкорт Үзәк бюросына йөкләнә. Продукция ТАССР һәм БАССРдан читтәге милли мәктәпләрне дәреслекләр белән тәэмин итү өчен чыгарыла. 1922 елның 8 августында Нәшрият турындагы нигезләмә раслана. «Нәшрият» әгъзалары: Үзәк татар-башкорт бюросы, Әстерхан, Царицын шәһәрләрендәге татар газеталары редакцияләре, татарлар яшәгән губерналарның РКП(б) комитетлары, Мәскәүдәге Үзәк эшчеләр клубы, авыл хуҗалыгы ширкәтләре, шулай ук язучылар, журналистлар, галимнәр, укытучылар, партия хезмәткәрләре, шул исәптән Г.Ибраһимов, К.Нәҗми һ.б. «Антик» басмаханәсе һәм гарәп шрифтлары сатып алына. Басмаханә эшен М.М.Идрисов оештыра.

Басмаханә каршындагы хәреф кою ширкәте Татарстан, Башкортстан, Урта Азиядән дә заказлар кабул итә. Китап төпләү остаханәсе дә була. Нәшрият каршында СССРдагы барлык нәшриятларның татар телендәге әдәбияты сатыла торган китап кибете дә эшли. «Нәшрият»та гарәп шрифты белән китап басу машиналары да эшләнә. Нәшрият хуҗалык исәбендә санала, авторлар белән килешү төзелә.

Төп эшләр РСФСР Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты заказы нигезендә алып барыла (150 китап, шул исәптән дәреслекләр, методик ярдәмлекләр, иҗтимагый-сәяси әдәбият, К.Маркс, В.И.Ленин хезмәтләренең тәрҗемәләре). СССР Хәрби диңгез эшләре халык ком-ты заказы белән русча-татарча хәрби терминнар сүзлеге «Тылмач» бастырыла. РСФСР Мәгариф халык комиссариаты заказы белән 1926 елдан «Мәгариф эшчесе» журналы чыгарыла.

«Нәшрият» 74 үз басмасын, нигездә, матур әдәбият: М.Гафуриның «Кызыл тәлгәшләр» (1925), Ш.Усмановның «Бирегез тупны кире» (1927), К.Нәҗминең 2 шигырьләр җыентыгын һ.б.ны бастыра. Драма әсәрләре, шул исәптән үзешчән театрлар өчен, рев. бәйрәмнәр оештыручылар өчен җыентыклар, татар әдәбияты тарихы буенча хезмәтләр: Г.Ибраһимовның «Кара маяклар һәм ак әдәбиятлар», Ф.Гладковның «Цемент», Дж.Лондонның «Сер» («Тайна») тәрҗемә әсәрләре һ.б. басыла. Шулай ук иҗтимагый-сәяси, авыл хуҗалыгы, медицина, техник әдәбият нәшер ителә.

1928 елның 16 маенда «Нәшрият» ябыла, аның вазифалары СССР халыкларының Үзәк нәшриятына тапшырыла.

Әдәбият

Каримуллин А.Г. Книги и люди: Исслед. К., 1985.

Автор — И.А.Новицкая