1908 елның сентябрендә «Идриси, Галиев вә шөрәкясе» китап сәүдәсе ширкәте нигезендә ачыла. 1908 елның 25 ноябреннән мөстәкыйль («Милләт» фирмасы буларак) эшли башлый. Иң беренче басылган китап — Р.Фәхретдиннең «Шәкертлек әдәбе». 1908 елдан 1917 елга кадәр гомуми тиражы 1376015 данә булган 256 китап нәшер ителә. 1909 ел иң уңышлы ел була: 303800 данә тираж белән 53 китап чыга. Басылган китапларның күбесе (218) басмаханәнең үз исәбенә нәшер ителә. Басмалар арасында мәктәп һәм мәдрәсә дәреслекләре зур урын алып тора. Р.Фәхретдиннең дидактик хикәяләре (16 басма), Россия халыклары тарихы, медицина, гарәп фәлсәфәсе китаплары, календарьлар, нәшрият каталоглары, җәмгыять уставлары һ.б. басыла. «Милләт» — Х.Исхаков, Г.Рамазанов, З.Бәшири, К.Сәгыйтов, Г.Мусин һ.б. язучыларның 18 матур әдәбият әсәрен чыгара. 74 басма (гомуми тиражы 478800 данә) — дини эчтәлектә, аларның 47 се — Г.Галиев (Г.Баруди) әсәрләре, 3 басма — «Һәфтияк», 1 се — Коръән аятьләре. Аз гына күләмдә чит заказлар да (Г.Тукай шигырьләренең 3 басмасы, М.С.Иманкулованың «Тәрҗемәче»се, кулинария китаплары) басыла.

Басмаханәдәге татар хәрефләренең яңа запаслары, төрле башланма, төгәлләү үрнәкләре һ.б. бизәмәләрне Татполиграф 1940 елга кадәр файдалана. М.Идрисовның Мәскәү, Санкт-Петербургның иң яхшы басмаханәләрендә һәм Германиядә, Төркиядә өйрәнүе нәтиҗәсендә яңалыклар кертелә, күптөсле басма кулланыла. Полиграфиянең югары дәрәҗәсе дәреслекләр, портрет, открыткаларны иң яхшы Европа стандартларына туры китереп эшләргә, күптөсле географик карталар бастырып чыгарырга мөмкинлек бирә. 1916 елда нибары 4 китап нәшер ителә, 1917 елда исә бер китап та басылмый. Бу — сугыш һәм революция елларындагы авырлыклар белән бәйле була.

Югары дәрәҗәдәге полиграфия эшләнеше зур капитал салулар таләп итә. Бу елларда басмаханәдә 52 эшче һәм хезмәткәр эшли, «Американка», «Бостонка» машиналары, стереотип станок була. 1921 елның 1 гыйнварында «Милләт» басмаханәсе национализацияләнә, Сигезенче дәүләт басмаханәсе дип атала башлый. Республика Революцион Хәрби Советы сәяси идарәсенең Көнчыгыш бүлеге заказларын үти. 1921 елда Кыргызстан өчен «Әлифба» (1 нче кисәк), брошюралар («Демобилизация турында», «Кызыл армия», «Иҗади театр») һ.б. басыла, «Кызыл яшьләр» газетасы, хосусый китап нәшриятларының дәреслекләре чыга. «Милләт» басмаханәсе каршында китап кибете эшли (1897 дән), Уфа (1900), Минзәлә (1909), Әстерхан (1910), Чаллы шәһәрләрендә филиаллары ачыла. Бу кибетләрдә, үз басмалары белән беррәттән, Казан, Уфа, Оренбург басмаханәләрендә дөнья күргән шәрекъ телләрендәге, Каһирә, Бәйрут, Истанбулда басылган китаплар да сатыла.

Әдәбият          

Каримуллин А.Г. Татарская книга начала XX века. К., 1974;

Здравствуй, Книга! К., 1989.