Басмаханә хуҗасы — А.М.Кокорев, идарә итүчесе — К.П.Воскобойников ташбасмаханәсе хуҗасының улы — Казан мещаны В.К.Воскобойников. 1898 елда ачыла.

1899 елда тиз баса торган ташбасма машинасы, 2 ташбасма станогы, гравирлау машинасы, зурайту һәм кечерәйтү аппараты, буяу өчен 7 плитә һ.б. була. 1898 елда анда — 7 кеше, 1902 елда 28 эшче эшли. Татар китаплары һәм шәмаилләре басыла, басмаханәдә басу өчен металлга, агачка яки ташка төшерелгән рәсемнәр, сызым ясау өчен заказлар эшләнә, заказ буенча клишелар җитештерелә. Басмалары сәнгатьчә югары бизәлеш белән аерылып торалар. Татар наширләреннән алынган заказлар да табыш китерә. 1904 елда аны В.В.Вараксин сатып ала.