Эчтәлек

1902 елда Ә.Әхмәров һәм Ф.Черкасов тарафыннан оештырыла.

Казан, Оренбург басмаханәләренә заказлар тарата, соңрак Троицкида Х.Сосновский басмаханәсен сатып ала. Ширкәт гомуми тиражы 6 мең данәдән артык булган 6 татар һәм казакъ китабын бастыра, алар арасында Акмулла шигырьләренең беренче 2 басмасы (1904, 1907), Г.Яушевның хатын-кызлар мәдрәсәсе программасы, Ф.Нурмавиның «Кем гаепле?» драмасы, Ә.Галимовның «Надан мулла»сы, М.Сералинның казакъ телендәге шигырьләре һ.б.; «Акмулла» һәм «Иҗтиһад» журналларын нәшер итә. «Хезмәт»нең җәмәгатьчелек файдалануында булган түләүсез китапханәсе була, рус, татар китапларын, шул исәптән Төркия, Мисыр, Һиндстанда басылган чит ил әдәбиятын сату белән шөгыльләнә.

Эшчәнлеген 1918 елда туктата.

Әдәбият

Каримуллин А.Г. Татарская книга начала XX века. К., 1974.

Автор — Г.Г.Габделганиева