1991 елда оеша, ТР ФАнең структур бүлекчәсе. Рус һәм татар телләрендә фәнни әдәбият, ТР ФА, фәнни белемнәрнең бөтен өлкәләренә караган башка фәнни учреждениеләр һәм югары уку йортлары галимнәренең монографияләрен, халыкара, Россия һәм республика фәнни конференцияләр материаллары җыентыкларын (елына 40 ка якын исемдәге), «Научный Татарстан» журналын (144 сан, гомуми тиражы — 14400 данә) чыгаруда махсуслаша. 400 дән артык монография һәм җыентык чыгара.

Баш мөхәррирләре — А.И.Афанасьев (1991–2002), Б.Л.Хәмидуллин (2002–2014).