Эчтәлек

Дәүләт нәшриятының Казан бүлеге каршындагы библиография түгәрәге, нәшриятның библио­графия бүлеге белән тыгыз бәйләнештә эшли. 1920 елның октябрь аенда кабул ителгән устав нигезендә түгәрәк белән җитәкчелекне рәис һәм аның иптәше (урынбасары), сәркәтип һәм казначейдан торган совет тормышка ашыра. Түгәрәкнең иң танылган 12 оештыручы әгъзасы арасында: Дәүләт нәшрияты Казан бүлеге мөдире И.П.Кочергин, сәнгать белгече П.М.Дульский, театр тәнкыйтьчесе М.Д.Прыгунов, Көнбатыш Европа китабы белгече А.А.Фирсов, библиофиллар Б.И.Смирницкий һәм А.М.Вилькен, нашир Н.Н.Андреев бар. «Китап дуслары»түгәрәгенең төп максаты — әдәбиятны библиографик тикшерү була, бигрәк тә җирле басмаларны, шул исәптән татар, чуаш, мари телләрендәге китапларны эзләп табуга һәм җентекләп өйрәнүгә күп көч сарыф ителә.

Түгәрәк эшчәнлегенең төп юнәлешен җәмәгать утырышлары, докладлар, лекция, китапларга бәяләмә бирү һәм башка формаларда «киң халык массалары арасында яхшы китапны пропагандалау» тәшкил итә. Дәүләт нәшрияты кысаларында яңа басмалар өчен уку заллары, китап музее булдыру, китап күргәзмәләре һәм конференцияләр уздыру карала. Түгәрәкнең үз журналы — «Казанский библиофил»да аның күпьяклы эшчәнлеге яктыртыла.

Әдәбият

Устав библиографического кружка «Друзей книги». Казань, 1921;

Аристов В.В. Мечта библиофила // Здравствуй, книга! Казань, 1989.