Коковин Н.П. басмаханәсеннән башлангыч ала, 1853 елда ул аның тол хатыны А.А.Коковинага кала. А.А.Коковина бинаны Казан сәүдәгәре С.И.Чирковка арендага бирә. Гарәп шрифтларының запасы шактый булып, басмаханә татар китапларын ел саен күпләп чыгара. Басмаханә җиһазлары һәм материаллар Щевица Л. басмаханәсе вакытыннан ук яңартылмый, басмаларның сыйфаты начар була.

1884 елда, А.А.Коковина вафат булгач, басмаханә — арендатор милкенә, алга таба аның улы И.С.Чирковка күчә. 1880 еллар ахырыннан Чиркова М.А. басмаханәсе, 1894 елдан Чиркова М.А. варислары басмаханәсе дип атала башлый.

XIX йөзнең 2 яртысында басылган татар китаплары саны буенча Чирковлар басмаханәсе Казан университеты басмаханәсеннән генә калыша. 1884–1900 елларда 560 исемдәге гомуми тиражы 6 млннан артык татар басмасы нәшер ителә, алар арасында — Коръән, Һәфтияк, дини әдәбият, фольклор әсәрләре («Һарун Рәшит», «Кыз Җибәк», «Малик Хәсән»), иске һәм яңа укыту алымлы мәктәпләр өчен әлифбалар, арифметика дәреслекләре, татар әдәбияты әсәрләре, медицина һәм терлекчелек буенча популяр хезмәтләр, кыргыз телендәге китаплар.

Басмаханәнең актив заказчылары — Ш.Хөсәенов, М.Г. Кәримов, И.Ишмуратов, И.Идрисов, Г.Галиев (Баруди). Рус наширләре: Казан руханилар академиясе, миссионерларның заказлары да үтәлә, татар, чуаш, мари һ.б. телләрдә христиан язмалар басыла.

1901–1906 елларда гомуми тиражы 2481990 данә булган 171 исемдәге басма чыгарыла, алар арасында дидактик әдәбият, урта гасырлар Шәрекъ язмалары өстенлекне ала. 1901–1909 елларда рус телендә 77 исемдә рәсми-ведомство, уку, популяр басмалар дөнья күрә (XX йөздә Казанда чыккан рус телендәге китапларның 1,5 % ы).

1913 елда хуҗасы алышына, басмаханә Идел-Кама басмасы дип атала башлый. 1915–1917 елларда 25 исемдә рус китаплары чыга.

1919 ел башында басмаханә А.И.Ширмановныкы була, шул ук елның мартында Губерна хәрби комитеты карамагына тапшырыла, 1921 елда национализацияләнә.

Әдәбият           

Каримуллин А.Г. Татарская книга пореформенной России. К., 1983; 

Габдельганеева Г.Г. Полиграфия и печать в Казанской губернии. 1800–1917 гг. К., 2005.

Автор  — Г.Г.Габделганиева