Эчтәлек

Тарихы

Татар китаплары бастыру максаты белән, 1894 елда «И. Бораганский Ко» ширкәте буларак ачыла.

Эшчәнлегенең беренче чорында басма хәрефләре булмый, китапларны ташбасма (литография) ысулы белән нәшер итә. 1895 елның ахырыннан китаплар хәреф җыю ысулы белән генә басыла.

ХХ йөзнең башына кадәр 60 исемдә китап (гомуми тиражы 270 мең данә), 1900–1910 елларда 128 исемдә (гомуми тиражы 418240 данә) татарча, гарәпчә, фарсыча, казакъча, русча иҗтимагый-сәяси, фәнни, әдәби, дини китаплар, төрле белешмәлекләр бастырып чыгара. Алар арасында И.Бораганский тарафыннан эшләнгән гарәпчә язу үрнәкләре китабы, Әбдүш Ваһаповның «Татарларга русча һәм русларга татарча үзөйрәткеч»е, К.Насыйри әкиятләре, Ф.Кәриминең «Аурупа сәяхәтнамәсе» (1902), К.Мотыйгыйның «Бәхетле Мәрьям» әсәре (1903), Абай шигырьләре (1909), Петербург Фәннәр академиясе һәм Петербург университеты шәркыятьче галимнәренең хезмәтләре һ.б. бар. Басмалар бизәлеш һәм полиграфик эшләнеш ягыннан югары сыйфатлы була. Ширкәтнең пайчысы, соңрак И.Бораганскийның компаньоны булып «Нур» газетасы нашире Г.Баязитов хезмәттәшлек итә, аерым очракларда басмаханә үзе дә «Нур» исемендә эшли.

Мөселман матбугатына эзәрлекләүләр көчәю сәбәпле, 1911 елдан татарча китаплар бастырудан туктый, 1917 елга кадәр фәкать рус телендәге китапларны гына бастыра. 1919 елда атлы башкорт бригадасы карамагына бирелә, анда татар телендә «Салават» газетасы басыла.

1920 елда басмаханә Эстәрлетамак шәһәренә күчерелә, 1920–1922 елларда анда татар телендә барлыгы 30 исемдә җир эшләре, ветеринария буенча китаплар, дәреслекләр, матур әдәбият әсәрләре, шул исәптән Ш.Бабичның «Башкорт халкына хитаб»ы, Г.Бикчуринның «Инкыйлаб шигырьләре» басыла. 1922 ел азагында Уфа шәһәренә күчерелә, «Октябрь басымы» («Октябрьский натиск») басмаханәсенең нигезен тәшкил итә.

Шулай ук кара: «Башкнига».

Әдәбият

Каримуллин А.Г. Татарская книга начала ХХ века. Казань, 1974.

Каримуллин А.Г. Татарская книга пореформенной России. Казань, 1983.

Каримуллин А.Г. Становление и развитие татарской советской книги (1917–1932). Казань, 1989.

Автор – Г.Г.Габделганиева