Эчтәлек

Төрле нәшрият-сәүдә ширкәтләре төрле исем белән («Әсами көтеб», «Мәгариф» басмаханәсе; «Әламилә көтеб», «Кәримов, Хөсәенов вә шөрәкясе» басмаханәсе; «Муккамаль самаиль көтеб», Кәримовләр басмаханәсе) чыгара торган бу басмаларда китап сату, заказ белән китап соратып алу шартлары, нәшриятларның китап соратып алучыга татар телендәге теләсә нинди китапны җибәрергә бурычлы булуы һ.б. хакында мәгълүматлар да бирелгән.

«Әсами көтеб»ләр еш кына Мәкәрҗә, Эрбет кебек ярминкәләр вакытына каратып махсус чыгарылган. Кайбер басмаларда татар китап кибетләрендә булган башка телдәге китаплар исемлегенә дә урын бирелгән.

Беренче «Әсами көтеб»ләр, 1870 елларда күренә башлап, ХХ йөз башында татар нәшриятлары һәм китап сату ширкәтләренең эшчәнлеге киңәюгә бәйле рәвештә таралыш ала.

1917 елга кадәр 100 гә якын шундый « Әсами көтеб »ләр басылып чыкканлыгы мәгълүм.

Әдәбият

Кәримуллин Ә.Г. Китап дөньясына сәяхәт. Казан, 1979.

Кәримуллин Ә.Г. Татарская книга начала ХХ века. Казань, 1974.