Эчтәлек

Эшчәнлеге турында Сольвычегодск Благовещение соборы исемлегендә (1601 елдан да соң түгел) һәм Мәскәүдәге Печатный дворның 1620 елгы Чыгымнар китабында телгә алына. 1570 еллар урталарында яки икенче яртысында басылган «Казан Мәрьям Ана иконасына гыйбадәт кылу» («Служба Казанской иконе Божией Матери») догалыгы – Казанда нәшер ителгән беренче китап. 1590–1595 еллар тирәсендә догалыкның икенче басмасы да чыга. Икесе дә төрле төстәге Триоди шрифтында басылган, китапның чыгу мәгълүматлары юк, шуңа күрә «Аноним басмаханә»нең Мәскәүдә һәм Казанда кайсы елларда эшләгәнлеген төгәл ачыклау кыен.

Россия матбагачылыгында бу турыда берничә гипотеза бар: Е.Л.Немировский фикеренчә, «Аноним басмаханә» 1553–1565 елларда Мәскәүдә эшләгән, В.И.Поздеева белән А.А.Турилов «Аноним басмаханә»нең җиһазлары 1560 елларның икенче яртысында Мәскәүдән Казанга күчерелә, «Аноним басмаханә» үз эшен яңа урында 1570–1580 еллар чигендә генә башлап җибәрә, дип саныйлар. Е.И.Григорьев, « Аноним басмаханә» Казанга 1550–1560 елларда архиепископ Гурий тарафыннан чиркәү (Евангелие, Триоди, Псалтырь, Апостол) басмаларын һәм чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм православие мәктәпләрендә укыту өчен кирәкле уку китапларын (Әлифба, Часослов) бастыру максатында күчерелә, дип исәпли.

Әдәбият

Немировский Е.Л. Иван Федоров: около 1510–1583. М., 1985.

Турилов А.А. Первенец казанского книгопечатания // Книжное обозрение. 1984. № 44.

Бударагин В.П. Фрагмент утраченного безвыходного издания Триоди цветной в рукописи ХVI в. // Труды Отделения древнерусской литературы. СПб., 1993. Т. 18.

Поздеева И.В., Турилов А.А. Святые врата, раскрытые на Восток (загадка раннего казанского книгопечатания) // Научно-богословские труды по проблемам православной миссии. Белгород, 1999.

Поздеева И.В., Турилов А.А. Казань – один из центров раннего книгопечатания // Гасырлар авазы– Эхо веков. 1999. № 3/4.

Григорьев Е.И. Книгопечатание в России: спор о первых экземплярах // Вестник Российской Академии наук. 2000. Т.70. № 8.

Автор – Е.И.Григорьев