slide

«Наемщик» спектакленнән күренеш. 1930 ел

Татар академия театры

slide

«Наемщик» спектакленнән күренеш. 1928 ел

(Батырҗан ролендә – С.Х.Айдаров, Гөлйөзем – Г.М.Кайбицкая). Татар акаемия театры

1 / 2

Татар академия театрында спектакльнең беренче куелышында (1928) төп рольләрне С.Айдаров (Батырҗан), Р.Кушловская (Гөлйөзем) башкара, режиссёр-куючы С.Вәлиев-Сульва, дирижёры С.Сәйдәшев була.

1920 елларда татар музыкаль театры сәнгатендә милли музыка театры үсешенә этәргеч ясаган иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе санала. «Наёмщик»ның музыкасы яңалыгы белән аерылып тора. Т.Гыйззәт пьесасы сюжетына таянып (вакыйга Россиядә крепостнойлыкны бетерү чорында бара), С.Сәйдәшев татар халык музыкасы традицияләрен Европа һәм рус классик музыкасы белән берләштерә. Биредә музыка авторлар фикеренең сәнгатьчә гәүдәләнешен, вакыйгалар барышын, образлар үсешен сурәтләү чарасы булып тора.

Драма зур күләмле хор чыгышлары, хореографик сюиталары, оркестр эпизодлары белән аерыла. Геройларның рухи дөньясы арияләрдә, ансамбль, җыр һ.б. вокаль номерларда нык индивидуальләштереп ачыла.

«Наёмщик»ның шуннан соңгы куелышлары Татар опера һәм балет театрында гамәлгә ашырыла (1948, 1990).

Автор — Ф.Ш.Салитова