Эчтәлек

Н.Җиһанов музыкасы (ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1958 ел), Ә.Фәйзи либреттосы.

Беренче мәртәбә 1957 елның 15 маенда Татар опера һәм балет театрында куела (дирижёры К.К.Тихонов, куючы-режиссёры Б.А.Покровский, рәссамы Ә.Х.Нагаев; Җәлил – И.Д.Ишбүләков, Н.К.Даутов). Шул ук елның 29 маенда опера Мәскәүнең К.С.Станиславский һәм В.И.Немирович-Данченко исемендәге музыка театрында күрсәтелә.

Операның төп герое – татар патриот шагыйре М.Җәлил.

Сюжет нигезендә – шагыйрьнең «Моабит дәфтәре».

Опера авторы М.Җәлилнең героик язмышын, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгын, аның герой-шагыйрь образын күпкырлы, бик тә көчле һәм ышандырырлык итеп тасвирлый.

Җәлил шигырьләре операның сәнгати эчтәлегенә табигый үрелеп бара. Алар ария һәм вокаль номерларның нигезен тәшкил итә. Операның 7 күренешендә дә «Моабит дәфтәре»ндәге шигырьләр эпиграф булып яңгырый.

Әсәр опера-поэма жанрында иҗат ителгән һәм монологик үзенчәлеккә ия. Җәза көнен көтеп, Моабит төрмәсендә газапланучы герой үзенең тормышындагы иң якты хатирәләрне исенә төшерә, шул истәлекләр сәхнәдәге вакыйгаларны гәүдәләндерә.

«Җәлил» музыкасында тыныч тормыш һәм кырыс сугыш чынбарлыгы күренешләрен чагылдырганда көчле лиризм, шигърилек, романтика чынбарлык белән бергә кушыла. Опера көйгә бай һәм тәэсирле. Аның милли колоритлы нигезен татар халык җырлары тәшкил итә. Төрле милләт вәкилләре – опера персонажлары образларын тудырганда әсәрнең музыкаль палитрасы рус, казакъ, чуаш, француз халыкларының музыка элементларын куллану исәбенә баетыла.

«Җәлил» драматургиясе тоташ симфоник үсеш, лейтмотивлык белән (лейтмотивы – Туган илнең татар халык җыры «Зиләйлүк» темасына нигезләнгән муз. символ) аерылып тора; күренешләрне бер-берсе белән бәйләүче оркестр уйнавы, геройны теге яки бу мизгелдә чолгап алган тормыш мизгелләрен гәүдәләндерүче яки персонажларны тасвирлаучы хор күренешләре мөһим роль уйныйлар. Җәлил арияләре («Җырларым», «Сау бул, Казан», «Соңгы үпкә») – опера эчтәлегенең төп идея-мәгънәви эчтәлеген чагылдырган аеруча күтәренке рухтагы җырлар.

«Җәлил» операсы совет һәм чит ил опера һәм балет театрлары (Зур театр, Прага милли театры һ.б.) сәхнәләрендә күп тапкырлар куела.

«Җәлил» операсы Татар опера һәм балет театрының даими репертуарына кертелә.

Әдәбият

Гиршман Я. Назиб Жиганов. М., 1975;

Татарский государственный академический театр оперы и балета имени Мусы Джалиля. Казан, 1994.