- РУС
- ТАТ
Водевильгә күңелле сюжет, кызыклы интрига, юмор хас.
Татар драматургиясендә борынгы халык уеннары нигезендә барлыкка килә. Этнографик характердагы беренче татар водевильләре милли музыкаль-шигъри әсәрләрдән тора (мәсәлән, И.Гаспринскийның «Кыз ярәшү» водевиле).
ХХ йөз башында татар драматургиясе Көнбатыш, Шәрекъ һәм рус әдәбиятлары йогынтысында үсә. Татар сәхнәсендә А.П.Чеховның «Кыз сорау» («Предложение»), Мольерның «Саран» («Скупой»), «Ирексездән табиб» («Лекарь поневоле») пьесалары буенча куелган водевиль һ.б. уйнала. Революциядән соңгы татар драматургиясендә социаль-сәяси характердагы яңа водевиль барлыкка килә. Бу сыйфат бигрәк Г.Камал пьесаларына хас (мәсәлән, «Ахырзаман»).
1930–1950 елларда татар драматургиясе водевиль жанрына бөтенләй мөрәҗәгать итми.
1960 елларда яңадан водевиль жанрындагы пьесалар языла. Мәсәлән, Г.Насрыйның «Яшел эшләпә», З.Шаһиморатның «Тугыз гашыйк», Х.Вахитның «Күк капусы ачылса», И.Юзеевнең «Бөркетләр кыяга оялый», Т.Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү», Ф.Яруллинның «Әнә килә автомобиль», Ф.Садриевның «Их сез, егетләр!..» пьесалары һ.б.
Октябрьгә кадәрге татар театры. Казан, 1988.
Ханзафаров Н.Г. Татарская комедия. Казань, 1996.
Автор – Н.Г.Ханзафаров
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.