Эчтәлек

Зур Лядской (хәзерге М.Горький) урамындагы Панаевлар утары белән чиктәш булган шәһәр бакчасында урнашкан була.

1880 елларда Л.А.Панаев агач театр, концерт эстрадасы (вокзал), бакча павильоннары төзи. 1886 елның апрелендә шәһәр тамашачысы өчен бакчаны ачу тантанасы Н.В.Гогольнең «Ревизор» комедиясе куела башлауның 50 еллыгын бәйрәм итү көненә туры килә.

1887 елда бакчаны һәм театрны В.Б.Серебряков арендага ала. Ул театр бинасын үзгәртеп төзи (архитектор М.Н.Литвинов), аны драма һәм опера тамашалары өчен яраклы итә: 13 рәтле театр залындагы партерда 282 урын; аннан соң аскы һәм өске 2 купон, 2 амфитеатр урнаштырыла. Ложа 2 яруслы була. Театрның барлык бүлмәләре дә электр уты белән яктыртыла.

Панаев театрында, нигездә, провинция һәм башкала театрларының гастрольләр белән йөрүче труппалары чыгыш ясый. Аның сәхнәсендә Г.Н.Федотова, А.Н.Южин, А.П.Ленский, М.Т.Иванов-Козельский, М.В.Дальский, В.Ф.Комиссаржевская, П.Н.Орленев, П.М.Медведев һәм башкалар уйный, 1887 елда драма труппасында Ф.И.Шаляпинның дебюты була.

Театрда еш кына татар театр труппалары да чыгыш ясый (1920 елда Үзәк мөселман хәрби коллегиясе сәяси бүлегенең 13 нче номерлы татар театр труппасы «Бертуган Гасыймовлар» спектаклен күрсәтә).

1924 елда Панаев театры яна.

Әдәбият

Ключевская Е.П. Казанские сады прошлого столетия // Татарстан. 1997. № 6; 

Благов Ю. «... получил прозвище Казанский». К., 2001; 

Гольцман С.В. Ф.И.Шаляпин в Казани. К., 2002.