Яшь актёрлар төркеме тырышлыгы белән 1989 елда театр-студия буларак оеша; 1991 елда дәүләт театры статусы ала.

Труппа составын Башкортстан Республикасы театрларыннан татар актёрлары, Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар, шул исәптән Р.Гандәлипова, Р.Фәхруллина, М.Исхаков, Р.Гайфуллина, И.Кәлимуллин, Э.Газизуллин, С.Нурисламов, Г.Мөхәммәдиева, М.Сәетова, Л.Хәйретдинова, Р.Галиев, С.Сираева, Д.Фәйзуллина, В.Калмантаева тәшкил итә.

Театрның беренче баш режиссёры Б.Ибраһимов Уфа һәм Казан тамашачылары арасында уңыш казанган шактый гына спектакльләр куя: «Ямьсез тормыш» (Ф.Сәйфи-Казанлы), «Башмагым» (Т.Гыйззәт һәм Җ.Фәйзи), «Зөләйха» (Г.Исхакый).

Татар академия театры режиссёры Ф.Бикчәнтәев Г.Исхакый повесте буенча «Көз» спектаклен куя, ул 1998 елда халыкара «Нәүрүз» театр фестивалендә «Иң яхшы режиссура өчен» призын ала. Репертуарның нигезен татар әдәбияты классикларының әсәрләре тәшкил итә.

Эшләү дәверендә театр үзеннән алда хезмәт күрсәткән «Нур» татар театры труппасының иҗат принципларын яңадан торгызуга омтыла.

Театр белән 1990 еллар уртасыннан җитәкчелек иткән Ә.Сафиуллин көчле театральлек хас булган спектакльләр куя: «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев), «Аршин мал алан» (У.Хаҗибәков), «Беренче театр» (Г.Камал), «Яшьләр алдатмыйлар» (М.Фәйзи), «Гашыйклар көне» (Н.Гаетбай), «Американ» (К.Тинчурин), «Коеп куйган фәрештә» (Э.Яһудин), «Хатын түгел — аҗдаһа» (Д.Салихов) һ.б.

Театрның директоры — БР һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе У.Гыйрфәтуллин (1994 елдан).

Автор — И.И.Илялова