Чаллы курчак театры спектакльленнән күренеш: «Авыл эте Акбай», Т. Миңнулин

1987 елда рус труппасы составында оеша, 1994 елда шулай ук татар труппасы барлыкка килә.

Курчаклар конструкторы — А.Бәширов. Спектакльләрне сәхнәгә кую белән режиссёрлар И.Н.Зиннуров, Е.Ю.Гиммельфарб, М.А.Хусид шөгыльләнә, бизәү эшенә рәссамнар С.В.Тараканов, Б.В.Насихов, композитор А.С.Миргородский һ.б. җәлеп ителә.

Театр шәһәрнең үзендә һәм аннан читтәге шәһәрләрдә киң җәмәгатьчелекнең ихтирамын казанган 100 дан артык пьесаны сәхнәләштерә.

Ул Россия, Белоруссия, Украинаның күп кенә шәһәрләрендә гастрольләрдә була; Санкт-Петербург (1999), Омск (2001), Бурса (Төркия, 2001), Белгород (2002), Актүбә (Казакъстан, 2004, 2010, 2013), Мәскәү (2005), Волгоград (2007), Винницада (Украина, 2009, 2011) курчак театрлары фестивальләрендә катнаша.

Театр сәхнәсендә «Казлар-аккошлар» («Гуси-лебеди», рус халык әкияте буенча), «Йомры калач» («Колобок», рус халык әкиятләре буенча), «Алинә белән Каз бәбкәсе турында» («Про Алёнку и Гусёнка», Н.Гернет), «Нык торучан аккургаш солдат» («Оловянный солдатик», Г.Х.Андерсен), «Тылсымлы курай» («Волшебная дудочка», Л.Миневская), «Авыл эте Акбай» (Т.Миңнуллин), «Елан Патша» (Р.Корбан, З.Думави), «Сак-Сок» (И.Зәйниев), «Уймак кыз» («Дюймовочка», Г.Х.Андерсен), «Өч күңелле дуңгыз баласы» («Три поросёнка», С.В.Михалков) һ.б. спектакльләр зур уңыш белән бара.

Театр җирлегендә бер исем белән «Эш аты» дип аталган 3 масштаблы проект эшли: курчак театрларының Халыкара театр фестивале (2008 елдан), Төбәкара театраль уку-укыту форумы (2015 елдан), Яшь режиссёрларның иҗат лабораториясе (2016 елдан). К

урчак театры инвалид балалар, катлаулы хәлдәге гаиләләрдән чыккан һәм күп балалы гаиләләрнең балалары арасында актив рәвештә хәйрия эшчәнлеге алып бара («Әкият — кунакта» — «Сказка в гостях», «Дөнья киң ябылган күзләр белән» — «Мир широко закрытыми глазами», ел саен уздырыла торган яңа елга багышланган хәйрия тамашалары).

2017 елда театр труппасында — актёрлар Е.В.Мингажева, Т.М.Салихова, Е.А.Митрофанов, Р.А.Митрофанова, Э.Н.Гурлев, М.Г.Туктарова, Л.Р.Морзаханова, Е.А.Голобокова һ.б.

1987–1999 елларда сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссёр — А.М.Янкелевич, 1999 елдан баш режиссёр — ТРның атказанган артисты И.Ю.Клюев, баш рәссам — ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе А.Ю.Митрофанов. Директоры — ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре З.Ф.Митрофанова (1999 елдан).

Чаллы курчак театры спектакльленнән күренеш: «Баһадирлар илендә», Ә.Фәйзи

Әдәбият          

Набережночелнинский государственный театр кукол: Буклет. Наб. Челны, 2002.

Автор — Д.Ә.Гыймранова