Эчтәлек

Мәскәүнең Коммуналь эшчеләр клубы каршындагы һәвәскәр театр түгәрәге җирлегендә Эшче театры исеме белән оеша. Ул, нигездә, Донбасс, Кузбасс, Мәскәү яны, шулай ук Урал һәм Себер татар эшчеләренә хезмәт күрсәтә.

1926 елда Мәскәү татар драма труппасы дип үзгәртелә. Анда профессиональ актёрлар чакырыла. 1928 елдан РСФСР Мәгариф халык комиссариаты карары белән Мәскәү үзәк татар эшче театры 1933 елга кадәр эшли. Коллективны оештыручы һәм аның җитәкчесе — Г.И.Айдарский. Труппаны Мәскәүдәге сәнгать югары уку йортлары студентлары, шул исәптән М.Мәһдиев, Г.Саттаров, С.Садыйкова, А.Измайлова, Г.Ильясов, Г.Девишев, К.Поздняков, С.Булатов, Ә.Мәҗитов тәшкил итә. Коллектив Мәскәү коммуналь эшчеләр клубында урнаша. Спектакльләргә музыканы М.Мозаффаров, А.Ключарёв, Н.Җиһанов, З.Хәбибуллин яза, спектакльләрне рәссам П.П.Троицкий бизи. Театр репертуарын М.Фәйзинең «Галиябану», С.Батталның «Организатор», Г.Ильясиның «Тормыш көлә» («Бичара кыз»), Н.Исәнбәтнең «Качаклар», «Культур Шәңгәрәй», Ш.Камалның «Козгыннар оясында», «Ут», «Таулар», К.Тинчуринның «Кандыр буе», «Ил», «Зәңгәр шәл», Ф.Бурнашның «Хатирә апа», Г.Кутуйның «Балдызкай», «Директор Җәмилев», Д.И.Курдинның «Давыл арасында» пьесалары тәшкил итә.

Мәскәү үзәк татар эшче театры Мәскәү Художество театры реализмы, шулай ук  Мейерхольд исемендәге театр һәм Пролеткульт эшчеләр театрының формалистик эзләнүләре кебек сәнгать юнәлешләре йогынтысында була. Алар театрның иҗат стиле үзенчәлеген билгели. Этнографик башлангычка өстенлек бирүдән баш тартып, Мәскәү үзәк татар эшче театры драматургик конфликтны, аның социаль аспектларын ачарга омтыла. Спектакльләр вакыйгаларның кискенлеге һәм киеренкелеге, көтелмәгән чишелешләре белән җәлеп итә. Бу театр сәхнәсендә беренче тапкыр шул заманның эшче образы тудырыла. Иҗади эзләнүләр атмосферасы күп кенә актёрларны үзенә тарта. Биредә Г.Камская, Р.Фәйзи, Г.Капкаев, Г.Булатова, Х.Уразиков, М.Мутин, М.Рәхмәтуллина, Г.Донской, Т.Капкаева, Г.Галиуллина, Г.Гыйматов, Х.Кәтиев, Г.Зыятдинов, Х.Ихсанова, З.Агишева, З.Сафин, Ф.Насретдинов, А.Кайбицкий, Т.Гыйззәт, С.Өметбаев, Х.Сәлимова, Г.Хисамов, Г.Сәгыйтов, Г.Ибраһимова, И.Гафуров, Ш.Сарымсаков, Ф.Халитов һ.б. эшли.

Театрның иҗат ысулы 1930 еллар башында көчәеп киткән идеологик көрәш кысаларына туры килми. 1933 елның июнендә Бөтенроссия ҮБК карары белән коллектив таратыла, актёрларның бер өлеше Татар академия театрының колхоз филиалы труппасы составына керә.

Әдәбият      

Айдарский Г. Театр сәнгате. К., 1931;

Татар совет театры. К., 1975.

Автор —  Д.Ә.Гыймранова