Минзәлә татар драма театры. Труппа театр бинасы каршында. 2006

Оешуы

1935 елда 1 нче Чистай районара колхоз-совхоз театрыннан үзгәртеп корыла, 1922 елдан бирле эшләп килгән һәвәскәр коллектив җирлегендә ТАССР Мәгариф халык комиссариаты карары белән 1934 елның 15 октябрендә оеша.

Директоры — С.Г.Өметбаев, администраторы — Ю.С.Фарсин. Труппада 16 кеше (Х.Сәлимова, Г.Шәрифҗанов, М.Зәйнуллин, Г.Мөхәммәдиев, Ф.Юнысов, Г.Фәхретдинова, К.Халәпов, Н.Гыйззәтуллина, Г.Казанский, И.Максутов, Н.Яһүдин, Р.Терегулова, Г.Ибраһимов һ.б.) була.

Беренче спектакль — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин) — 1935 елның 30 июнендә куела. Репертуарда шулай ук М.Фәйзинең «Галиябану», Ф.Бурнашның «Яшь йөрәкләр», К.Әмиринең «Кара тай», Ш.Камалның «Томан арты», «Козгыннар оясында» пьесалары һәм концерт программасы да була.

Минзәлә шәһәренә күчеп килүе

1936 елда труппа, яңа актёрлар (Р.Шакирова, Г.Калинин, М.Кичүбаев, Г.Сәетова, Х.Шонкаров, Р.Токанаева, М.Рафиков, Г.Бикмуллин һ.б.) белән тулыланып, Минзәлә шәһәренә күчеп килә. Театрда классик әсәрләр буенча спектакльләр куела: «Банкрот», «Бүләк өчен», «Каениш», «Уйнаш» (Г.Камал); «Гаепсездән гаеплеләр», «Бирнәсез кыз», «Кичеккән мәхәббәт» («Без вины виноватые», «Бесприданница», «Поздняя любовь»; А.Н.Островский); «Мещаннар» («Мещане», «Васса Железнова» (М.Горький); «Мәкер вә мәхәббәт» («Коварство и любовь», И.Ф.Шиллер).

Тормышчан дөреслеге, көнкүрештәгечә төгәллеге, характерларның эчке бөтенлеге белән аерылып торган спектакльләре белән 1939 елда Мәскәүдә уздырылган 1 нче Бөтенсоюз колхоз-совхоз театрлары фестивалендә катнашып, театр призлы урын яулый һәм 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.

Театр Бөек Ватан сугышы елларында

Бөек Ватан сугышы елларында да эшчәнлеген туктатмый. Коллективтан 34 ир армиягә алына (12 се яу кырында һәлак була), ирләр ролен Х.Сәлимова, Н.Гыйззәтуллина, Р.Шакирова, Н.Гайнетдинова, Г.Юнысова, С.Досаева, З.Сәлимова кебек актрисалар башкара. Сугыштан соңгы елларда труппага Ә.Авзалов, Г.Әхмәтов, Г.Вәлиева, Н.Маннурова, Ш.Сабиров, Р.Мәрдиханов, М.Нигъмәтҗанова һ.б. актёрлар килә. Театр еш кына шул чор авторларының әсәрләренә мөрәҗәгать итә. Ул чорда аеруча игътибар үзәгендә булган спектакльләр: «Бишек җыры» (Д.Аппакова), «Рәйхан» (Н.Исәнбәт), «Акчарлаклар» (Ә.Фәйзи), «Идел буенда», «Туган авылым» (Г.Насрый), «Йолдызлар балкый» (С.Кальметов), «Мөнирә», «Вәгъдә» (Г.Сәгыйдуллин), «Язылмаган законнар», «Гөлчәчәк» (Ю.Әминев), «Профессор кияве» (Ш.Хөсәенов) һ.б. Фронттан кайткан С.Г.Өметбаев театрның сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнә. Ул талантлы актёрлар һәм режиссёрлар тәрбияләүгә, аларның профессиональ осталыкларын үстерүгә зур игътибар бирә.

Декадада катнашу

1957 елда театр (ТАССР шәһәр театрлары арасында бердәнбер) Мәскәүдә уздырылган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаша. Аның тарафыннан башкала сәхнәсендә күрсәтелгән спектакльләр (М.Фәйзинең «Галиябану» һәм Ю.Әминевнең «Язылмаган законнар» пьесалары буенча) театр тәнкыйтьчеләренең югары бәясенә лаек була. Күп кенә актёрларга мактаулы исемнәр бирелә, хөкүмәт бүләкләре тапшырыла, театр дәүләт статусы ала. Декадада катнашу театр тормышына зур үзгәрешләр алып килә.

Спектакльләрне сәхнәгә кую өчен С.Булатов, К.Тумашева, Х.Сәлимҗанов, П.Исәнбәт кебек танылган режиссёрларны чакыра башлыйлар. Мәскәүдәге Дәүләт театр сәнгате институтын (ГИТИС) тәмамлаган режиссер М.Мостафин да уңышлы гына эшли.

Труппасы һәм репертуары

1960–1970 елларда театр труппасында Р.Әхмәров, И.Фәхретдинов, Т.Хәлиуллин, Г.Галләмов, Ф.Бәдриев, И.Саттарова, А.Фәттахова, А.Богатырёв, М.Нурмөхәммәтова, Ф.Зәйнетдинова, Р.Юзикеев, С.Әхмәтшәрипова,шулай ук Казан театр училищесен, Алабуга мәдәният училищесен, Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаучылар эшли.

Спектакльләрне бизәү белән К.Камалетдинов, А.Садыйков, И.Мифтахов, А.Яһүдин һ.б. рәссамнар шөгыльләнә. Репертуарда төп урынны шул чор татар драматургиясе әсәрләре алып тора. Н.Исәнбәт, Р.Ишморат, С.Шәкүров, Г.Насрый, Х.Вахит, Г.Зәйнашева, Ю.Әминев, Г.Сәгыйдуллин, Т.Миңнуллин, Ш.Зәйни, авылыГыйләҗев, Ә.Баян, Г.Ахунов, И.Юзеев, Ә.Гаффар, Р.Батулла, Р.Кәрами, Ф.Бәйрәмова, Ю.Сафиуллин пьесалары буенча куелган спектакльләр коллектив иҗатының сәнгати юнәлешен билгели.

З.Шаһиморатның «Хәят», С.Шәкүровның «Уракчы кыз», М.Кәримнең «Айгөл иле», Ә.Баянның «Һәйкәл», Г.Сабитовның «Ураган», А.Д.Салынскийның «Мария», Н.П.Анкиловның «Мин — солдат хатыны» (барысын да сәхнәгә куючы М.Мостафин), Р.Батулланың «Каерылмасын канатың», Г.Хугаевның «Андро һәм Сандро», Ю.Сафиуллинның «Пар канат», Г.Ахуновның «Икәүдән-икәү», Ф.Бәйрәмованың «Һәркемгә бер кояш», Ә.Гаффарның «Бер картлыкта — бер яшьлектә» (барысын да сәхнәгә куючы Л.Садриев), К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл», А.Гыйләҗевнең «Өч аршын җир», И.Юзеевнең «Сөйгәнемнең туган көне» (барысын да сәхнәгә куючы Ф.Ибраһимов) пьесалары буенча куелган спектакльләр республиканың мәдәни тормышында зур вакыйга булып тора.

1985–1990 елларда, театрның сәнгать җитәкчесе итеп Ф.Ибраһимов билгеләнгәч, театрның эстетикасы үзгәрә башлый. Тормыш-көнкүрештәге натуралистик төгәллектән читкәрәк китеп, ул чынбарлыкны матуррак итеп күрсәтергә, тормыш күренешләрен яктыртуда фәлсәфи гомумиләштерүләргә омтыла. Спектакльләрдә демонстратив шартлылык, жанр аныклыгы, актёр уенының күптөрлелеге, сәхнә бизәлешендә метафорик алымнар күренә башлый. Спектакльләрен республиканың авыл хуҗалыгы районнарында күрсәтүенә карамастан, театр сезонның шактый өлешен шәһәрдә эшләп уздыра, шул рәвешчә Минзәлә мәдәни тормышының аерылгысыз бер өлешен тәшкил итә. Мәскәү, Петербург, Уфа, Пермь, Әстерхан, Оренбург, Ижевск, Ульянов, Төмән, Ташкент һ.б. шәһәрләргә гастрольләр белән бара.

1990–2009 елларда театрда Л.Садриев, Р.Әюпов, Б.Бәдриев кебек режиссёрлар эшли; 2009 елдан театрның баш режиссёры — Д.Сәмерханов. Репертуарын халык ихтирамын яулаган «Сихерче» (Н.Гыйматдинова), «Кызлар нигә елый» (Ф.Бүләков), «Яратылыш» (М.Гыйләҗев), «Өзелгән йөзем» (Д.Салихов), «Мөһаҗирләр» (М.Галәү), «Яр» (Б.Сәлахов), «Гашыйклар кәмите» (Р.Батулла), «Мулла» (Т.Миңнуллин), «Акча? Акча... Акча!» («Пять миллионов долларов», Л.Ворон), «Күзләреңнән үбеп» (Р.Харис), «Ташкын» (Т.Җүҗәноглы), «Остазбикә» һәм «Сөннәтче бабай» (Г.Исхакый) һ.б. спектакльләр тәшкил итә.

Г.Баһаветдиновның «Соңгы бөркет» спектакленнән күренеш (Суфия ролендә – Ф. Зәйнетдинова)

Бүләкләре

Соңгы икесе өчен 2006 елда театр М.Җәлил исемендәге Республика бүләгенә лаек була.

2007 елда Мәскәүдә уздырылган Россиянең кече шәһәрләрендәге театрлар смотрында Минзәлә татар драма театры призлы урын яулый. Г.Исхакыйның әдәби мирасын актив рәвештә пропагандалаган өчен, 2011 елда театр ТР Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге бүләгенә лаек була.

Театр труппасында ТРның халык артистлары Р.Муллин, Р.Муллина, В.Нигъмәтуллина, Х.Хамматуллин, ТРның атказанган артистлары И.Насыйбуллин, Г.Сәлахова, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Ә.Теряева, Н.Хөсәенов, әйдәп баручы актёрлар Э.Гәрәева, Р.Галиуллина, Г.Хисмәтуллина, актёрлар Ә.Исрафилов, Р.Әхмәтҗанов, Э.Әхмәтханова, Р.Бәдретдинов һ.б. эшли.

Театрның директоры — ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Р.Шәймәрданов (1992 елдан).

Х. Хамматуллин һәм Э. Гәрәева Г. Исхакыйның «Сөннәтче бабай» спектакленнән күренештә

Әдәбият                  

Шәкүров С. Минзәлә театры // Совет әдәбияты. 1956. № 11;

Татар совет театры. К., 1975;

Гыймранова Д. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры. К., 2007;

Золотарёв Е. Золотое двадцатилетие. К., 1989.

Автор — Д.Ә.Гыймранова