1909 елның 19 ноябрендә Сәүдәгәрләр җыены бинасында ачыла (хәзерге Яшь тамашачылар театры бинасы). Антрепренёры – М.П.Ромаскевич-Марковская, режиссер – Н.Б.Табенцкий, труппа составында П.Н.Андреев, О.Н.Вехтер, В.А.Марковский, Н.С.Тимирёв, А.М.Шумский була.

Театрның репертуарында бер актлы комедияләр, пародияләр, оперетталар, тамашалар, концерт программалары, шул исәптән, «Казан шәһәрендә мәхәббәт һәм маҗаралар төне. Шәһәрнең 4 өлешендә акылга сыймаслык вакыйга» («Ночь любви и приключений в городе Казани. Невероятный случай в 4-х частях города») программасы; «XX гасырдагы ир белән хатын» («Супруги XX века») опереттасы; Казан авторы Е.Ю.Геркенның «Алар сөя иде» («Они любили»), А.Смолдовскийның «Ярату көче» («Сила любви»), Н.Б.Табенцкийның «Үч алу төне» («Ночь расплаты»), Д.А.Мансфельдның «Нина», А.С.Пушкинның «Саран рыцарь» («Скупой рыцарь») пьесалары бар. Шулай ук А.П.Чеховның 50 еллык юбилее уңаеннан әзерләнгән бер актлы пьесалары һәм миниатюралары кичәсе; О.Уайлдның вафатына 10 ел тулуга багышланган кичә була.

Артистлык зәвыгы, күпчелек постановкаларның эзләнүчән режиссёр күзлегеннән чыгып тиешле чишелеш алуы, пародияләнүче персонаж яки күренешләрнең актуальлеге һәм таныш булуы Казанда театрга уңыш китерә. Сезон тәмамлану белән труппа таркала. Театр үзенең эшчәнлеген 1913–1914 елларда В.В.Образцов антрепризында «Chat noir» («Кара мәче» – «Чёрный кот») исеме белән яңадан башлап җибәрә. Бу юлы Зур Проломный (хәзерге Бауман) урамында Соломин йортындагы миниатюралар театры бинасында урнаша. Шул сезон спектакльләре арасында «1913 елдагы Казанны күзәтү» («Обозрение г.Казани 1913-го года») дә бар.