Эчтәлек

Актерлар йорты 1941 елның февралендә ачыла, башта Яшь тамашачылар театры бинасында, аннан соң 1942 елның көзеннән элеккеге «Гранд-отель» кунакханәсе (хәзер торак йорт) бинасында урнаша. 1968 елда Бөтенсоюз театр җәмгыяте президиумы карары нигезендә Щапов урамында үзенә аерым бина салына (архитектор А.А.Спориус, В.А.Петров, М.Г.Хәйруллин).

Актёрлар, режиссёрлар, театр рәссамнарының профессор укуларын, иҗади конференцияләр, семинарлар, спектакльләр турында фикер алышулар оештыра, театр фестивальләре уздыруда катнаша. Театр эшлеклеләренең тамашачылар белән иҗади очрашуларын, төрле мәдәни чаралар үткәрү хезмәтен үти. Мәдәни-агарту эшчәнлеге алып бара.

2003 елда Казан Актерлар йортына М.Х.Сәлимҗанов исеме бирелә.

Казанда Актерлар йорты каршында даими эшләүче секцияләр, сәхнә ветераннары, иҗат итүче яшьләр, театр тәнкыйтьчеләре, яшь драматурглар берләшмәләре, Актерлар йорты советы эшләп килә. шулай ук китапханә һәм архив бар, анда ТРның Театр эшлеклеләре берлеге тарихына караган документлар саклана.

Казан Актерлар йортында үткәрелгән чараларда Ю.А.Завадский, Н.П.Акимов, В.А.Плучек, С.В.Образцов, В.С.Лановой, С.А.Кочарян кебек күренекле театр эшлеклеләре, Б.Ш.Окуджава, Р.И.Рождественский, Д.С.Самойлов кебек шагыйрьләр, композитор Д.Ф.Тухманов һәм башкалар катнаша.

Бөек Ватан сугышы елларында Кызыл Армия офицерлары, партизаннар, антифашист язучылар В.Бредель, Э.Вайнер, Ж.Р.Блок белән очрашулар үткәрелә.

Әдәбият

Традиции театрального братства // Казань. 2002. № 3-4.