- РУС
- ТАТ
1898 елда Бөгелмә шәһәрендә салынган Халык йортыннан башлангыч ала.
Аның белән составына земство вәкилләре дә кергән театр комиссиясе җитәкчелек итә. Халык йортының үз костюмнары, декорацияләре, китапханәсе була, анда даими рәвештә җирле һәвәскәр һәм гастрольгә килгән профессор драма һәм опера труппаларының спектакльләре күрсәтелә, әдәби-музыкаль кичәләр, балалар өчен Яңа ел чыршысы бәйрәмнәре һ.б. чаралар үткәрелә.
Һәвәскәр театр түгәрәге 1930 елларга кадәр эшли, 1935 елда аның нигезендә колхоз-совхоз театры оештырыла (директоры – Е.М.Волков, актёрлар арасында Н.Адлеровский, А.Богатырёв, В.В.Ермолаев, Э.К.Асланова, В.Хазова була). ТАССР Халык комиссариатының театр бүлеге боерыгы белән театрга профессор актёрлар һәм режиссёрлар җибәрелә (М.В.Аренский, В.В.Чарский һ.б.).
Театрның сугышка кадәрге репертуарында В.П.Катаевның «Чәчәкләр юлы» («Дорога цветов»), В.В.Шкваркинның «Чит кеше баласы» («Чужой ребёнок»), А.Е.Корнейчукның «Платон Кречет», В.М.Киршонның «Какшамас көч» («Чудесный сплав»), А.Н.Островскийның «Агай-эне, ак мыек» («Свои люди – сочтёмся!»), «Кичеккән мәхәббәт» («Поздняя любовь») әсәрләре була.
1942–1944 елларда Н.А.Ольшевская (бу елларда театрда сәхнә машинисты ярдәмчесе булып эшләгән, соңыннан СССРның халык артисты А.Баталовның әнисе) тарафыннан К.М.Симоновның «Рус кешеләре» («Русские люди»), Л.М.Леоновның «Ябырылу» («Нашествие»), Б.А.Лавренёвның «Борылыш» («Разлом») пьесалары куела.
Театрның сугыштан соңгы елларда ирешкән уңышлары, нигездә, баш режиссёрлар – РСФСРның атказанган артисты В.И.Плещунов (1957–1962), РСФСР һәм Дагстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе П.В.Джапаридзе (1970–1978), шулай ук составында ТАССРның халык артисты И.А.Кузнецов, ТАССРның атказанган артистлары В.Я.Апраксин, Н.И.Карнаков, А.Н.Ларина, У.Н.Потапенко, Е.В.Тимофеев, К.П.Чумакова, актёрлар А.Я.Ган, Д.Н.Галина, В.И.Бухало, Ю.К.Сметаниннар булган сәләтле коллектив эшчәнлегенә бәйле. Репертуары рус һәм дөнья классикасы, шулай ук хәзерге заман драматургиясе әсәрләреннән төзелә.
1950–1960 елларда куелган күренекле спектакльләр: Б.С.Ромашовның «Утлы күпер» («Огненный мост»), М.А.Кац, А.Г.Ржешевскийның «Олеко Дундич» (реж. А.П.Струнин), Н.Ф.Погодинның «Кремль курантлары» («Кремлёвские куранты», реж. Л.Ф.Шумилин), И.М.Соболевның «Хуҗа» («Хозяин»), А.Е.Корнейчукның «Эскадраның һәлакәте» («Гибель эскадры»), Н.Исәнбәтнең «Муса Җәлил» (реж. В.А.Барский), Ф.Бикчәнтәева һәм А.Баһаветдиновның «Икмәк Мәскәүгә бара» («Хлеб идет в Москву»; Бөгелмә шәһәрендәге 1918 елгы вакыйгалар турында; режиссер В.И.Плещунов).
1970 елларда В.Гюгоның «Мария Тюдор», Б.Н.Полевойның «Кыргый ярда» («На диком бреге»), Э.Войнич романы буенча «Кигәвен» («Овод»), Т.Миңнуллинның «Ир-егетләр», С.И.Антоновның чех язучысы Ярослав Гашекның Гражданнар сугышы елларында Бөгелмә шәһәрендә булуы турында «Күңелем Россиядә» («Сердцем с Россией») әсәрләре куела. Бу елларда театр республика авылларында елга 200 ләп спектакль күрсәтә, шәһәр театры статусы ала, Бөгелмәнең мәдәни тормышы үзәгенә әверелә. Ике тапкыр (1959, 1973) театр коллективы иҗат отчёты белән Казанда чыгыш ясый.
Аннан соңгы елларда М.А.Ворфоломеевның «Юл өзеклеге» («Распутица»), А.З.Ставицкийның «1937» (1987, 1988, режиссер Е.В.Сидоров), А.А.Дударевның «Бусага» («Порог»), Н.Р.Эрдманның «Үзен үзе үтерүче» («Самоубийца») (1988, 1989, режиссер А.И.Ларичев), Ж.Ануйның «Кара кәләш» («Чёрная невеста», 1993, режиссер А.И.Ларичев) һәм С.Мрожекның «Бөкре кеше» («Горбун», 1994, режиссер В.В.Гален) әсәрләре куела. Театрның баш режиссёрлары: К.А.Петров (1984–1986), Е.В.Сидоров (1986–1989), А.И.Ларичев (1989–1994).
Театр труппасында ТРның халык артисты Р.И.Сәлимов, ТРның атказанган артистлары И.В.Демидов, Н.Д.Качкина, Т.Н.Молодкина һ.б. эшли, директоры – В.П.Юдин (1995 елдан).
Театр 2008 елдан А.В.Баталов исемен йөртә.
Ефремов А.В. Город счастливой судьбы. Бугульма, 1981.
Автор – Ю.А.Благов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.