Эчтәлек

Тарихы

1907 елда һәвәскәр актерлар түгәрәге буларак оештырыла. Аңа нигез салучылар – З.Садыйкова һәм Г.Коләхмәтов (Гафур Коләхмәтовның бертуганы).

Халык алдында куелган беренче спектакль – Х.Зәбиринең «Төшенү яхуд указ бәласе» пьесасы. Әстерхан рус драма театры актеры И.Гыйззәтуллин-Дубровин тарафыннан куелган бу спектакль 1907 елның 13 гыйнварында Кышкы шәһәр театры бинасында күрсәтелә. Рольләрне башкаручылар арасында Ш.Гайфи, А.Мәзини, Җ.һәм З.Байкиннар, З.Солтанов була. Шул ук елның көзендә Г.Камалның «Бәхетсез егет», Я.Вәлинең «Оят, яки күз яше» пьесалары буенча куелган спектакльләр шәһәрнең татар интеллигенциясе һәм рус театры актерлары тарафыннан хуплап каршы алына.

1908 елда «Казан-Кавказ мөселман артистлары ширкәте», «Сәйяр» һәм Г.Кариев, Г.Араблинский катнашындагы башка танылган татар театр труппаларының Әстерхандагы гастрольләре Әстерхан театры актерларының профессиональ осталыгы үсешенә сизелерлек йогынты ясый, репертуарның баюына ярдәм итә.

1914 елда труппа З.Солтанов җитәкчелегендәге «Татар драма артистлары ширкәте» дип үзгәртелә. 1917 елга кадәр бу театр сәхнәсендә Г.Камал, С.Рәмиев, И.Багданов, Я.Вәли, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, азәрбайҗан драматурглары Н.Нариманов, С.Ганизадә, Г.Ахвердов пьесалары, рус һәм дөнья классикасы әсәрләре куела. Труппа составында төрле елларда С.Рәмиев, Б.Абдуллин-Нугаев, Х.Туйбахтин, Г.Адаков, Р.Бабаев, Г.Мәхмүдов, Х.Мөхәммәдова, С.Сафиуллина, З.Беляева, М.Даутова һ.б. эшли.

1917 елда Әстерханда ике татар театр труппасы барлыкка килә: беренчесе – составында Г.Уральский, Камал Сәлахетдинов (Камал III), И.Кугушев, Г.Әлмәшев, Г.Капкаев булган «Мөселман эшче яшьләр драма түгәрәге»; икенчесе – коммерсант Харис Мөхәммәдовның акчалата ярдәмендә яшәгән, составына режиссерлар сыйфатында Җ.Байкин һәм Г.Адаков, актерлар С.Байкина, С.Сафиуллина, З.Байкин, М.Даутова, Г.Мәхмүдов, Б.Абдуллин-Нугаев, Х.Таһирова кергән «Мохтарият» (икенче исеме «Бәйсез») труппасы. Спектакльләр Кышкы театр бинасында куела.

1918 елда бу коллективлар базасында Әстерхан татар театры оештырыла. 1919 елда З.Солтанов аның каршында Әстерхан татар театр студиясен булдыра. Театрда М.Мутин, Камал I, Х.Уразиков, Х.Әбҗәлилов, К.Тинчурин, Ф.Камалова, К.Шамил, Г.Йосыповлар эшли.

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелү һәм Казанда Беренче үрнәк татар театры барлыкка килү сәбәпле 1920–1921 елларда Әстерхан театрының күп кенә актерлары Казанга күчеп китә.

1922–1923 елларда Г.Уральский, И.Кугушев, Г.Ильясов, Г.Мәхмүтов һ.б. актерлар Әстерхан татар драма театрына кире кайта. З.Солтанов яңадан театрның сәнгать җитәкчесе була, театрга «Вулкан» кинотеатры бинасы бирелә.

1928 елда театр дәүләт театры статусы ала. 1930 елларда театрда Н.Арапова, Р.Кушловская, Г.Байкина, Г.Йосыпов, Г.Надрюков, Н.Гатин, режисссер С.Булатов, Г.Йосыпов һ.б. эшли. Театр репертуарында Г.Камал, Ш.Камал, К.Тинчурин, Т.Гыйззәт, Н.Исәнбәт, Г.Коләхмәтов, А.Н.Островский пьесалары урын ала. 1937 елда театрларның өлкә смотрында ул 2 нче урынны яулый, спектакльләр тамашачы һәм вакытлы матбугатның даими игътибары үзәгендә була.

Бөек Ватан сугышы елларында театр труппасы Әстерхан филармониясе каршындагы сәнгать бригадасы дәрәҗәсенә кадәр кыскартыла һәм 1950 еллар башына кадәр шулай эшли.

1959 елда Татар халык театры итеп үзгәртелә. Аның труппасында элекке профессор театрның кайбер актерлары эшли. Халык театры актерлары арасында: Р.Абдуллаев, Л.Абдуллаева, З.Досаева, Р.Усманов һ.б.

Әдәбият

Мәхмүтов Һ. Әстерхандагы татар театры // Октябрьгә кадәрге татар театры. Казан, 1988.

Мәхмүтов Һ. Әстерханда татар театры // Мирас. 1994. № 1–3, 7–12; 1995. № 1–8.

Автор – Ю.А.Благов