1944 елда колхоз-совхоз театры буларак ачыла, 1951 елдан драма театры, 1985 елга кадәр күчмә театр.

Баштагы чорда мәдәният йортында урнаша, 1973 елда театрга яңа спектакльләр әзерләү өчен аерым эш бинасы бирелә, 1985 елда мәдәният йорты бинасы театр өчен үзгәртеп җиһазландырыла.

1940–1950 елларда үсеше

Труппа Казан театр училищесен тәмамлаучылардан һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылардан оеша. 1950 елларда труппага шул вакытта ябылган Мамадыш һәм Буа татар театрларыннан һәм Башкортстан АССРдан кайбер актерлар да килеп кушыла. Алар арасында К.Еникиев, Н.Кимова, Х.Маннурова, Н.Дәүләтшина, Х.Рамазанов, Г.Хәбибов, Т.Җаббарова була.

Режиссер Ә.Галиев тарафыннан куелган беренче спектакльләр – «Кайту» (Р.Ишморат, 1944), «Миңлекамал» (М.Әмир, 1945) репертуарның нигезен тәшкил итә, яңа коллективның иҗат мөмкинлекләрен күрсәтә.

Республиканың нефть районнары эшчәннәренә хезмәт күрсәтү максатында оештырылган театр репертуар кытлыгы кичерә, «производство» темасына язылган пьесалар эзләргә мәҗбүр була. 1946–1950 елларда коллективны җитәкләгән баш режиссер К.Халәпов Н.Гайсинның «Давыллар эчендә» (1948), «Таһир Биккинин» (1950), Э.Шамилнең «Егет сүзе» (1948), Г.Сәгыйдуллинның «Вәгъдә» (1948), А.Әхмәтнең «Серләр» (1949), чуаш драматургы Г.Харлампьевның «Язгы моңнар» («Весенние мелодии», 1951), үзенең «Бәйрәм алдыннан» (1948) пьесаларын сәхнәләштерә. Бу пьесалар югары сәнгать дәрәҗәсенә ирешкән әсәрләр булмыйлар һәм коллективның иҗади үсешенә этәргеч ясамыйлар.

1950–1954 елларда театр репертуары А.Афиногеновның «Машенька» (1952, режиссер Т.Кичубаев), А.Арбузовның «Яшьлек белән очрашу» («Встреча с юностью», 1952, режиссер С.Булатов), И.Франконың «Урланган бәхет» («Украденное счастье», 1951, режиссер Г.Йосыпов), Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» (1953, режиссер Т.Кичубаев) пьесалары белән баетыла.

1954–1958 елларда театрның баш режиссеры булып С.Булатов эшли. Аның тарафыннан Ш.Камал («Томан арты», 1955), С.Кальметов («Соңгы очрашу», 1955; «Ышанычлы юлдаш», 1956), М.Хәсәнов («Нурихан», 1955; «Рамай», 1957), Ф.Бурнаш («Яшь йөрәкләр», 1957) пьесалары буенча куелган спектакльләр актерлар өчен җитди иҗат мәктәбенә әверелә.

1960–1970 еллар

Театрны 1963–1966 елларда җитәкләгән Г.Йосыпов коллективны профессиональ кадрлар белән тәэмин итүгә, актерлык осталыгын үстерүгә зур өлеш кертә. Ул эшләгәндә театрда студия оештырыла. Аны тәмамлаган К.Вәлиев, Д.Кузаева, Л.Солтанова, А.Мусина, Җ.Исмәгыйлов соңыннан театрның әйдәп баручы актерлары булып танылалар. Театр репертуарында Г.Ахунов, А.Гыйләҗев, Т.Миңнуллин, Ш.Хөсәенов пьесалары куела башлый, режиссерлар тәрбияләнә, коллективның әхлакый-эстетик позициясе билгеләнә.

1969–1972, 1975–1983 елларда театрны Г.Хөсәенов җитәкли. Аның тарафыннан Г.Мөсрәповнең «Козы көрпеш һәм Баянсылу» (1969), Ч.Айтматовның «Анам кыры» («Материнское поле» повесте буенча, 1971, 1977); баш рольдә Д.Кузаева уңышлы уйный), Ш.Бикчуринның «Тальян моңы» (1972), К.Гольдониның «Тылсымлы кыз» («Трактирщица», 1975), А.Гыйләҗевнең «Кар астында кайнар чишмә» (1976), Т.Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» (1978, драматург, режиссер Г.Хөсәенов, төп рольне башкаручы Д.Кузаева ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булалар, 1979), Ж.Ануйның «Антигона» (1980) әсәрләре буенча куелган спектакльләр театрны яңа биеклеккә күтәрә, коллективның иҗади җитлеккәнлеген күрсәтә.

Театр репертуары драматурглар Ф.Садриев, Ю.Сафиуллин, Р.Хәмид, Р.Мингалим пьесалары белән баетыла. Театр шулай ук татар һәм рус классиклары пьесаларына, СССР һәм чит илләрнең шул заман драматурглары пьесаларына да мөрәҗәгать итә.

1980–1990 еллар

1980 елларда Р.Абдуллаев тарафыннан куелган К.Тинчурин («Җилкәнсезләр», 1984), Б.Л.Васильев («Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде» – «А зори здесь тихие», 1985), Н.Фәттах («Сармат кызы Сәринә», 1986), режиссер Р.Фатыйхов һәм Г.Ширгазин сәхнәләштергән Р.Хәмид («Майның унбишләрендә», 1984) пьесалары җәмәгатьчелектә аеруча киң яңгыраш таба.

Коллектив К.Тинчурин исемендәге театр фестивалендә (1992) «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш, режиссер З.Туишева) спектакле белән уңыш казана. 1990 елларда күрсәтелгән аеруча мөһим спектакльләр – Ф.Бүләковның «Дүрт әби һәм Әхмәди» (1992, режиссер З.Туишева), Г.Камалның «Банкрот», Г.Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» әсәрләре.

Театр Татарстанның нефть төбәгендә чын мәгънәсендә мәдәният үзәгенә әверелә, республикадан читтә дә киң таныла, репертуарында татар әдәбияты классиклары һәм хәзерге заман авторлары белән беррәттән рус һәм чит ил язучылары А.Островский, М.Горький, А.Арбузов, Л.Леонов, Д.Флетчер, Ж.Ануй, И.Франко, А.Макаёнок һ.б. авторларның исемнәре дә лаеклы урын ала. Кайбер спектакльләрне Х.Сәлимҗанов, П.Исәнбәт, Ф.Бикчәнтәев, Б.Ибраһимов, Ф.Ибраһимов һ.б. куя.

Труппа

Театр труппасында ТРның халык, РФнең атказанган артисты К.Вәлиев, ТРның халык, Башкортстанның атказанган артистлары Ф.Зарипов, Р.Салихова, ТРның халык артисты Л.Солтанова, ТРның атказанган артистлары Р.Минханов, С.Минханова, Р.Таһиров, Р.Фәйзуллина, Х.Фәйзуллин, И.Мөхәммәтов, Д.Әбүнәгыймова, Н.Исмәгыйлева, Н.Нәҗипова, артистлар А.Харисова, Н.Галләмов, Ф.Сибгатуллин, З.Халикова, Ф.Бикморатова һ.б. эшли.

Төрле елларда баш режиссерлар: З.Туишева, К.Вәлиев, Г.Каюмов. Театрның директоры – Ф.Б.Исмәгыйлева, баш режиссеры – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре И.С.Гәрәев.

Соңгы елларда куелган спектакльләр: «Җырланмаган җыр» (М.Кәрим), «Тигезсезләр» (Ф.Әмирхан), «Көтмәгәндә, уйламаганда», «Узып барышлый...», «Парлы ялгызлар» (Д.Салихов), «Туй күлмәге» (М.Гыйләҗев) һ.б.

Әдәбият

Татар совет театры. Казан, 1975.

Рәхимов Җ. Әлмәт татар дәүләт драма театры. 50 ел. Әлмәт, 1994.

Гыймранова Д. Әлмәт драма театрына 60 яшь // Сәхнә. 2004. № 5.

Гыймранова Д. Сценическая жизнь Альметьевска // Әлмәт-Альметьевск. Казань, 2003.

Автор – Д.Ә.Гыймранова