1915 елда Оренбург шәһәрендә актёр һәм режиссер В.Мортазин-Иманский тарафыннан оештырыла. Труппа составында — М.Мутин, Н.Сакаев, Г.Мангушев, Ф.Сәмитова, С.Байкина, Н.Таҗдарова, М.Иманская; соңрак — Ф.Ильская, Х.Әбҗәлилов, Ф.Камалова, Камал I.

«Ширкәт» иҗаты «Сәйяр» труппасы тарафыннан формалаштырылган һәм нигезләнгән традицияләрне дәвам итә һәм үстерә. «Ширкәт»нең күпчелек вәкилләре дә шушы труппадан чыга.

Репертуарын «Беренче театр», «Бүләк өчен», «Банкрот», «Безнең шәһәрнең серләре», «Бәхетсез егет» (Г.Камал); «Фәхретдиннең кайгысы» (Н.Вәзиров), «Мөгаллимә» (Г.Исхакый) пьесалары, «Ул булмаса — башкасы» (У.Хаҗибәков), «Денщик Хыр-мыр» (С.Мөзәгайни), «Ватык көзге янында», «Би-кә-кә» (М.Фәйзи) музыкаль комедияләре; чит ил драматургиясеннән — «Ирексездән табиб» («Лекарь поневоле», Ж.-Б.Мольер), «Әлмансур» («Альманзор», Һ.Һейне), «Хөкемдә хаталык» («Судебная ошибка», А.Деннери); рус классикасыннан «Өйләнү» («Женитьба»), «Ревизор» (Н.В.Гоголь) әсәрләре һ.б. тәшкил итә.

«Ширкәт» труппасы тарафыннан беренче тапкыр «Хаҗи әфәнде өйләнә» пьесасы (Ш.Камал, 1917) һәм «Галиябану» мелодрамасы (М.Фәйзи, 1917 елның 19 марты) сәхнәләштерелә; «Мещаннар» («Мещане», М.Горький; 1918 елның марты) пьесасы буенча спек такль күрсәтелә.

Гражданнар сугышы башлану белән, «Ширкәт»нең күпчелек актёрлары фронт театр бригадаларына күчә, 1918 елның июлендә труппа таркала.

Әдәбият                

Мортазин В., Ченәкәй Т. Татар театры тарихыннан. М., 1926; 

Гобәйдуллин Х. Оренбург татар театры // Татар совет театры. К., 1975; 

Мәхмүтов Һ. Оренбург татар театры // Октябрьгә кадәрге татар театры. К., 1988.

Автор — И.И.Илялова