Эчтәлек

Французчадан repertoire.

Казан театры эшли башлаган елларыннан ук репертуарга җитди мөнәсәбәте белән аерылып тора. Аның формалашуы антрепренерларның коммерция мәнфәгатьләре, шулай ук халыкның мул тормышлы өлешенең ихтыяҗлары белән сәхнәдә тормыш чынбарлыгын күрергә теләгән демократик карашлы тамашачының теләге арасында кискен көрәш шартларында бара.

Алдынгы карашлы интеллигенция, Казан университеты профессорлары, репертуарның сәнгати дәрәҗәсен үстерүне таләп итеп, матбугат битләрендә еш кына чыгышлар ясыйлар.

XVIII ахырында – XIX йөз башында рус сәхнәсен тутырган чит ил авторларының тәрҗемә яисә үзгәртеп эшләнгән пьесалары буенча спектакльләр белән беррәттән, Казан театры киң җәмәгатьчелек басымы белән рус авторларының көнүзәк иҗтимагый проблемаларны күтәргән, наданлыкны, ришвәтчелек, бюрократия, социаль тигезсезлекне фаш иткән, гаделлекне, ирек сөю, ватанга мәхәббәтне данлаган пьесалары буенча да спектакльләр куя.

Репертуарның нигезен А.П.Сумароков, Я.Б.Княжнин, Д.И.Фонвизин, А.И.Крылов, А.И.Писарев, В.А.Озеров, П.А.Плавильщиков пьесалары тәшкил итә.

XIX йөз башында репертуарның шактый урынын алып торган музыкаль спектакльләр арасында А.О.Аблесимов һәм М.А.Матинский әсәрләре аеруча популяр була.

1834 елда Казан сәхнәсендә һәвәскәрләр тарафыннан беренче тапкыр А.С.Грибоедовның «Горе от ума» комедиясе куела, 1836 елда Казан шәһәр театры репертуарына кертелә. Эчке эшләр министры тарафыннан Казан губернаторы адресына юлланган тыюга карамастан, пьеса Казанда 1839 елда (Фамусовны М.С.Щепкин уйный), 1840–1850 елларда сәхнәләштерелә; XIX йөзнең икенче яртысыннан бу спектакль ел саен куела.

1836 елда  – Казанда провинция сәхнәсендә беренче тапкыр  – М.С.Щепкин Н.В.Гогольнең «Ревизор» комедиясен куя (шул вакыттан алып, әлеге спектакль Казан театры сәхнәсеннән төшми уйнала).

1853 елдан Казан театры репертуарында шактый урынны А.Н.Островский пьесалары алып тора, аларның кайберләре, шул исәптән «Доходное место» (1857 ел), «Лес» (октябрь, 1871 ел) әсәрләре буенча спектакльләр беренче тапкыр биредә дөнья күрә.

А.Ф.Писемский, А.В.Сухово-Кобылин, А.К.Толстой, И.С.Тургенев пьесалары буенча спектакльләр бер үк вакытта Казан һәм башкала театрларында уйнала.

1838 елда Казанда В.Г.Белинскийның «Странная болезнь», 1895 елда С.В.Ковалевская һәм А.К.Лефлёрның «Борьба за счастье» пьесалары буенча спектакльләр куела; башка провинция сәхнәләрендә алар куелмый диярлек.

1890 елларда Л.Н.Толстой, А.П.Чехов, А.И.Сумбатов-Южин, В.И.Немирович-Данченко пьесалары, Ф.М.Достоевский әсәрләренең инсценировкалары репертуарда төп урынны алып тора; XX йөз башында аларга М.Горький һәм Л.Н.Андреев пьесалары да өстәлә.

Казан театры антрепренерлары үз репертуарына еш кына М.И.Верёвкин («Так и должно», «Точь-в-точь»), А.А.Фукс («Безземельное имение»), П.И.Фелонов («Без вины виноватая»), М.Л.Мандельштам («Кто прав?»), Н.Ф.Юшков («Смеляночка»), К.К.Бродовский («Гроза прошла мимо»), В.М.Ключников («Деревенские переполохи»), С.В.Дьяченко («Грехи юности», «Сила солому ломит»), Е.Ю.Геркен («Великий Калиостро», «Стеклянные перегородки», «Они любили») кебек җирле авторларның пьесаларын, шулай ук П.Д.Боборыкин, С.А.Найдёнов, Е.Н.Чириков, Н.Я.Шестаковның гомумроссия күләмендә танылу алган пьесаларын кертәләр.

Чит ил драматургиясеннән Казан театры репертуарына кергән В.Дюканж, А.Дюма, В.Сарду мелодрамалары белән беррәттән У.Шекспир, Ж.Б.Мольер, Ф.Шиллер, П.Кальдерон, Лопе де Вега пьесалары да шактый урын алып тора; И.В.Гётеның «Фауст», Софоклның «Эдип-царь» пьесалары буенча спектакльләр, XIX йөз ахырында Г.Гауптман, Г.Ибсен, Г.Зудерманның көнүзәк иҗтимагый проблемаларны күтәреп чыккан пьесалары, М.Метерлинк, А.Шницлер, Г.Д’Аннунционың символистик пьесалары буенча спектакльләр куела.

Совет чорында, 1980 еллар ахырына кадәр, репертуар формалашу процессы партия органнарының көчле күзәтүе астында бара. Театрлар ВКП(б)–КПСС Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать оешмаларын үзгәртеп кору турында» («О перестройке литературно-художественных организаций», 1932 ел), «Драма театрлары репертуары һәм аны яхшырту чаралары турында» («О репертуаре драматических театров и мерах по его улучшению», 1946) карарларына нигезләнергә тиеш була.

Репертуар Баш сәяси-агарту комитеты (Главполитпросвет), Сәнгать эшләре идарәсе, Мәдәният министрлыгы тарафыннан раслана.

1920 еллардан башлап, Казан Зур драма театры репертуарында заманча совет пьесасы өстенлек ала.

1923 елда – В.В.Маяковскийның «Мистерия-буфф», 1924 елда – А.В.Луначарскийның «Канцлер и слесарь», 1925 елда – А.М.Файконың «Озеро Люль» һәм Б.С.Ромашовның «Воздушный пирог», 1926 елда – Н.Р.Эрдманның «Мандат» һәм Б.С.Ромашовның «Конец Криворыльска», 1927 елда М.А.Булгаковның «Зойкина квартира» әсәрләре буенча спектакльләр куела.

Алдагы елларда Казан театры сәхнәсендә В.В.Вишневский, Н.Ф.Погодин, А.Н.Афиногенов, А.Н.Арбузов, Л.М.Леонов, А.М.Володин, И.М.Дворецкий, А.В.Вампилов, А.И.Гельман әсәрләре буенча спектакльләр дөнья күрә, чит ил драматургиясе Э. де Филиппо, У.Гибсон, Б.Брехт, Н.Саймон, Э.Олби, Ю.О’Нил, Ф.Дюрренматт әсәрләре белән тәкъдим ителә.

Татар театры репертуары иң элек XIX йөз ахыры – XX йөз башында яшәп иҗат иткән берничә татар драматургы, аерым алганда, Г.Ильяси, Ф.Халиди, Г.Камал, Г.Исхакый пьесаларыннан, шулай ук төрек һәм азәрбайҗан авторлары Н.Кәмал, Н.Нариманов, А.Ахвердов, рус һәм чит ил авторлары әсәрләрен, аерым алганда, А.П.Чехов водевильләрен, Н.В.Гоголь, А.Н.Островский, Ж.Б.Мольер һәм Һ.Һейне пьесаларын ирекле үзгәртеп эшләү һәм рус теленнән тәрҗемә итү юлы белән формалаша.

Алдагы елларда репертуар татар театры өчен язучы авторларның артуы хисабына үсә. Театр, авторлар белән актив рәвештә элемтәдә торып, пьесалар иҗат итүгә зур өлеш кертә; күп кенә драматурглар, шул исәптән К.Тинчурин, Т.Гыйззәт, соңрак Р.Ишморат, Т.Миңнуллин, Р.Батулла актерлар мохитеннән үсеп чыга.

Татар театры эшли башлауның беренче унъеллыгында, нигездә, социаль-әхлакый мәсьәләләрне, мәдәни торгынлык, наданлык, иске патриархаль традицияләр белән көрәш проблемаларын үзәккә алган репертуарның тематик эчтәлеге алга таба иҗтимагый тормышның Октябрь революциясе, Гражданнар сугышы, коллективлаштыру, Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы төзелеш белән бәйле әһәмиятле вакыйгаларын чагылдыра башлый.

Ш.Усманов («Канлы көннәр», «Беренче адым», «Бай кызы»), Г.Ибраһимов («Яңа кешеләр»), Ф.Сәйфи-Казанлы («Дошманнар») пьесалары халыкның рухи үсешен гәүдәләндерә. К.Тинчурин («Американ», «Җилкәнсезләр»), Н.Исәнбәт («Һиҗрәт») пьесалары сатирик үткенлеге һәм вакыйгаларны киң колачлавы белән аерылып тора. Аларда иске тормыш һәм дөньяга карашның революция тарафыннан җимерелүе темасы ачыла.

Т.Гыйззәт («Таймасовлар», «Чын мәхәббәт»), Н.Исәнбәт («Мәрьям»), М.Әмир («Тормыш җыры», «Миңлекамал») пьесаларында сугыш еллары вакыйгалары гәүдәләнеш таба.

Театр репертуарында жанрлар төрлелегенә омтыла. Композитор С.Сәйдәшев белән иҗади берлектә музыкаль драма һәм комедия («Наёмщик», Т.Гыйззәт; «Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар», К.Тинчурин) барлыкка килә, Н.Исәнбәт («Миркәй белән Айсылу», «Хуҗа Насретдин», «Идегәй»), Ә.Фәйзи («Тукай») пьесаларында тарихи-фольклор материалы чагылыш таба.

Сугыштан соңгы елларда татар театры репертуары иҗатларында чорның актуаль проблемаларын күтәреп чыккан А.Гыйләҗев, Ш.Хөсәенов, Х.Вахит, И.Юзеев, Т.Миңнуллин, Д.Вәлиев кебек драматургларның пьесалары белән тулылана.

Хәзерге татар театры репертуарын алар белән беррәттән И.Зәйниев, Ф.Бүләков, З.Зәйнуллин, Д.Салихов, Р.Сәгъди, Р.Зәйдулла, Р.Батулла, И.Мәхмүтова, З.Хәким, М.Гыйләҗев, Н.Гыйматдинова, Ш.Фәрхетдинов, С.Юзеев, Н.Гаетбай һ.б.ның сәхнә әсәрләре тәшкил итә.

Татар драматурглары пьесалары белән беррәттән татар театры репертуарында даими рәвештә рус һәм дөнья классикасы да урын ала. Театр күп тапкырлар Н.В.Гоголь, А.Н.Островский, А.П.Чехов, М.Горький, У.Шекспир, Ж.Б.Мольер, К.Гольдони, К.Гоцци, П.Бомарше, Лопе де Вега пьесаларына мөрәҗәгать итә.

Репертуарга А.Н.Афиногенов, В.М.Киршон, А.Н.Арбузов, К.М.Симонов, Л.М.Леонов, Б.А.Лавренёв, Б.Л.Горбатов, Н.Ф.Погодин, А.И.Гельман, Ф.Вольф, Н.Хикмәт, Э. де Филиппо, Э.Раннет, М.Байҗиев, М.Кәрим пьесаларының тәрҗемәләре, Ч.Айтматов прозасы инсценировкалары кертелә.

Әдәбият

Крути И. Русский театр в Казани. М., 1958.

Илялова И. Театр имени Камала. Казань, 1986.

Илялова И., Ингвар И. Русский театр в Казани. Казань, 1991.

Татар театры (1906–1926). Казан, 2003.

Илялова И. Г.Камал театры артистлары = Артисты театра им. Г.Камала: Биогр. белешмәлек. Казан, 2005.

Илялова И. Репертуар Татарского государственного академического театра им. Г.Камала (1906–2006). Казань, 2006.

Автор – Ю.А.Благов, И.И.Илялова