Эчтәлек

1946 елның 21 октябрендә Аксубай районы Яңа Дума авылында туа.

Ленинград театр, музыка һәм кинематография институтының режиссерлык факультетын тәмамлый (1976).

19681971 елларда Казан курчак театрында актер, 1976 елдан режиссер, 19772019 елларда баш режиссер.

Хәзерге заман театры казанышлары тәҗрибәсенә нигезләнеп, курчакларның сәнгать мөмкинлекләрен киңәйтү максатыннан, төрле рәссамнар белән бергә эшләү нәтиҗәсендә күп кенә уңышлы тамашалар булдыра, шул исәптән «Елан күзе» (үз пьесасы буенча, 1976), Г.Х.Андерсен әсәрләре буенча «Су анасы» («Русалочка», 1977) һәм «Кар патшасы турында әкият» («Снежная королева», 1998), К.Тинчуринның «Хан кызы» (1980), А.Попескуның «Йөнтәс тылсымчы» («Пушок-волшебник», 1981), М.Җәлилнең «Алтынчәч» (1985), Зөлфәтнең «Ат өреккән шомлы төн» (1994), Л.Кожевниковның «Казларым-аккошларым» («Гуси-лебеди», 1999), Г.Зәйнашеваның («И, кызык Шүрәле!», 2000).

Курчак театрының җитди идея-сәнгать мәсьәләләрен күтәрергә дә мөмкинлеге зур булуын күрсәтү максатыннан, өлкәннәр өчен дә спектакльләр куя башлый («Гасырдан да озын көн» Ч.Айтматовның шул исемендәге романы буенча, 1988).

Репертуарны яңарту һәм киңәйтү өстендә даими эшли, классик драматургия әсәрләренә мөрәҗәгать итә, театрга яңа авторларны җәлеп итә, үзе дә пьесалар һәм сценарийлар яза.

Зиннуров тарафыннан куелган спектакльләр күп мәртәбә халыкара театр фестивальләрендә күрсәтелә: шул исәптән 1977 елда Халыкара балалар сәнгате фестивале (Шибенек шәһәре, Югославия), 1994 елда (Брауншвейг шәһәре, ФРГ), 1995 елда (Адана шәһәре, Төркия), 2000 елда (Канны шәһәре, Франция), Халыкара курчак театрлары фестивальләрендә дипломнар белән бүләкләнә. Шулай ук Чаллы, Самара курчак театрларында, Польшаның Ломжа шәһәре курчак театрында спектакльләр куя.

1975 елдан Казан театр училищесендә, 2000 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укыта, Берлинда (ГФР, 1989) театр институтында педагогик практика уздыра.

Халыкара Курчак театры эшлеклеләре берлеге конгрессларында катнаша.

Әдәбият

Игламов Р. День вчерашний - день сегодняшний // Театральная жизнь. 1999. № 11/12;

Игламов Р. Искусство играющих кукол. К., 2004.

Автор Ю.А.Благов