Эчтәлек

Биографиясе

1927 елның 31 июле, Казан — 2008 елның 27 апреле, шунда ук.

1945 елда Мәскәү академик хореография училищесен (педагог М.Леонтьева), 1951 елда Ленинград консерваториясенең педагог-хореографлар бүлеген тәмамлый.

1951–1961 елларда Татар опера һәм балет театры солисты.

1961–1962 елларда Пермь, 1962–1971 елларда Новосибирск хореография училищеләрендә педагог.

1971–1974 елларда Татар опера һәм балет театры педагог-репетиторы, бер үк вакытта, 1972–1985 елларда, Казан музыка училищесендә хореография бүлеге җитәкчесе һәм педагог.

1992–2006 елларда Казан хореография училищесендә методик кабинет җитәкчесе.

Татарстанда професиональ хореография белеме бирүне үстерү эшендә актив катнаша.

Юнысова укучылары арасында РСФСРның халык артисты Л.Матюхина-Василевская, РСФСРның атказанган артисты Е.Брижинская, Л.Попилина, К.Иванов, Н.Шильников, Л.Мөхәммәтгалиева һ.б. бар.

Автор — В.Н.Горшков