Биографиясе

1932 елның 26 феврале, БАССРның Мәләвез (хәзер Куергазы) районы Тимербай авылы — 2007 елның 3 ноябре, Уфа шәһәре.

Уфа сәнгать училищесенең театр бүлеген (1952, Х.Г.Бухарский курсы) һәм Мәскәүдәге Дәүләт театр сәнгате институтын (1959, О.И.Пыжова һәм Б.В.Бибиков курсы) тәмамлый.

Иҗаты

1952–1971 (бүленеп) һәм 1976–1989 елларда Башкорт академия драма театры актёры, аның сәхнәсендә Хәйретдин («Яшь йөрәкләр», Ф.Бурнаш), Макбет (шул исемендәге әсәр буенча, У.Шекспир), Иванов (шул исемендәге әсәр буенча, А.П.Чехов), Никита («Караңгылык хөкем сөргәндә», Л.Н.Толстой), Акъегет («Ай тотылган төндә», М.Кәрим), Закир («Кара йөзләр», М.Гафури әсәре буенча), Әнвәр («Кеше бәхете», Н.Асанбаев) һ.б. рольләр башкара.

1971–1976 елларда Казанда Татар академия театрында, аның сәхнәсендә психологик тирәнлек белән сугарылган тормышчан һәм сәнгатьчә эшләнгән истә калырлык образлар иҗат итә: Арсланов («Намус хөкеме», Д.Вәлиев), Исмәгыйль («Галиябану», М.Фәйзи), Тимерхан («Нәркәс», И.Юмагулов), Большов («Агай-эне — ак мыек», А.Н.Островский), Пугачёв («Бәхтияр Канкаев», Т.Миңнуллин), Рябинин («Чит кеше», И.М.Дворецкий), Саматов («Чикләвек төше», Г.Ахунов) һ.б. Башкорт һәм татар театрлары сәхнәләрендә куелган пьесалар авторы: «Нәркәс», «Торналар кайтканда», «Югалтулар аша», «Буш бишек», «Ефәк аркан», «Мәхәббәт кошлары» һ.б.

1991–2002 елларда Эстәрлетамак театр берләшмәсенең Башкорт драма театрында эшли, бер үк вакытта, 1962–1966 елларда Уфа сәнгать училищесендә, 1982–1990 елларда Уфа дәүләт сәнгать институтында укыта.

БР Театр эшлеклеләре берлеге (1953), БР Язучылар берлеге (1989) әгъзасы.

Әсәрләре      

Драмалар. Уфа, 2007.

Әдәбият      

Илялова И. Г.Камал театры артистлары = Артисты театра им. Г.Камала. К., 2005; 

шул ук. Театр имени Камала. К., 1986; 

Башкирская энциклопедия. Уфа, 2011. Т. 7.

Автор — И.И.Илялова