- РУС
- ТАТ
драма актёры, режиссёр, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты (1979, 1984)
1942 елның 20 сентябре Башкортстан АССРның Туймазы районы Түбән Сәрдек авылы – 2025 елның 18 июне.
Хезмәт эшчәнлеген 1957 елда Төньяк Казахстанда геологик разведка экспедициясендә башлый.
1963 елда Минзәлә татар драма театры труппасына кабул ителә, 1964 елда Әлмәт татар драма театры каршындагы Г.Йосыпов студиясенә укырга керә, аны тәмамлаганнан соң, шул театрда актёр, соңыннан режиссёр булып эшли, 1995–2005 елларда баш режиссёр.
Күркәм тышкы сыйфатлары, тумыштан бирелгән зыялылыгы сәхнәдә фикерли, рольне төрле яклап ача белүе актёрга психологик яктан ышандырырлык, тормышчан, төрле характердагы күп образлар тудырырга мөмкинлек бирә.
Иҗатының башлангыч чорында яшь геройлар рольләрен башкара: (Козы Көрпеш – «Козы Көрпеш һәм Баян Сылу», Г.Мөсрәпов; Акъегет – «Ай тотылган төндә», М.Кәрим; Гафур – «Бай һәм батрак», Х.Хәмзә), соңрак характерлы һәм социаль рольләргә алына, чикләнмәгән хакимият иясе Президентмы ул («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер), сүзгә саран Юныс картмы («Шәмсекамәр», М.Әблиев), яки кешелеген югалткан Мирзанурмы («Ай булмаса, йолдыз бар», Т.Миңнуллин) – һәр геройның асылын, катлаулы эчке дөньясын тирәннән чагылдыру өчен аның төгәл тышкы сурәтен, аңа хас детальләрне, кул хәрәкәтләрен, интонациясен таба. Ул башкарган рольләр арасында – кавалер Рипафратта («Трактирщица», К.Гольдони), Шәкүр («Диләфрүзгә дүрт кияү», Т.Миңнуллин), Креон («Антигона», Ж.Ануй), Әсфан («Әгәр бик сагынсаң», А.Гыйләҗев), Сафиулла (шул исемдәге пьеса, А.Гыйләҗев) образлары бар.
1993 елда Әлмәт театры сәхнәсендә Вәлиевның режиссёр буларак беренче спектакле («Акбай белән сарык», Т.Миңнуллин) куела. Аннан соңгы елларда И.Абдуллинның «Айсылуның айлы кичләре», Ф.Яруллинның «Көйсез кызлар», З.Хәкимнең «Хыянәтче», Д.Салиховның «Саңгырау» әсәрләрен сәхнәләштерә.
Рәхимов Җ. Әлмәт татар дәүләт драма театрына 50 ел. Әлмәт, 1994.
Народные артисты. Казань,1980.
Автор – И.И.Илялова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.