Биографиясе

1923 елның 27 гыйнвары, Әстерхан губернасы Красный Яр шәһәре — 2014 елның 16 августы, Казан.

Мәскәүдәге Дәүләт театр сәнгате институтының (ГИТИС) театр сәнгате гыйлеме факультетын тәмамлый (1948).

1953–1954 елларда — Татар академия театрында әдәби бүлек мөдире, 1954–1970 елларда — Казан педагогия институтында.

1970–1990 елларда Казан мәдәният институтында укыта, әдәбият һәм сәнгать тарихы кафедрасы мөдире, профессор (1982 елдан).

Хезмәтләре татар театры тарихына, дөнья драматургиясе мәсьәләләренә карый. У.Шекспир, Дж.Байрон, У.Моррис, Б.Шоу, Г.Камал иҗатларына багышланган мәкаләләр авторы. Алар «Театр», «Театральная жизнь», «Казан», «Совет әдәбияты» журналларында басыла.

Дж.Байронның 4 томлык әсәрләр җыентыгын басмага әзерли (М., 1981): кереш сүз, 1 нче һәм 4 нче томнарга аңлатмалар авторы, гомуми мөхәррир.

Хезмәтләре

Из истории татарского драматического театра в первые годы советской власти. К., 1958; 

Первые постановки произведений русской драматургии на сцене татарского театра // Казань в истории русской литературы. К., 1965; 

Островский на сцене татарского театра // Театр. 1969. № 8; 

Фатыма Ильская // Труд актёра. 1970. Вып. 18.

Автор — И.И.Илялова