Биографиясе

1894 елның 7 гыйнвары, Саратов губернасы, Дергачёв өязе Сәфәр авылы —1977 елның 24 августы, Казан.

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша.

Немец әсирлегеннән кайтканнан соң (1918), Самара татар драма һәм музыка студиясендә укый.

1930 елга кадәр Хива, Бохара, Ташкент, Верный (хәзер Алма-Ата), Пишкәк (Бишкәк), Оренбург, Әстерхан, Мәскәү шәһәрләрендәге татар театрларында эшли.

1930 елдан Татар академия театрында актёр һәм режиссёр, 1944–1948 елларда сәнгать җитәкчесе.

Иҗаты

Х.И.Уразиков Киям ролендә

(К.Тинчуринның «Беренче чәчәкләр» пьесасы)

Татар академия театры сәхнәсендә төрле пландагы 160 ка якын роль башкара. Актёр Бикәмәт («Зифа», Н.Исәнбәт), Әптерәш, Иманкол («Мак­таулы заман», «Наёмщик», Т.Гыйззәт), Ишан, Мисбах хаҗи («Зәңгәр шәл», «Җилкәнсезләр», К.Тинчурин), Хаҗи («Хаҗи әфәнде өйләнә», Ш.Камал), Тихон, Лыняев, Коршунов («Яшенле яңгыр», «Бүреләр һәм сарыклар», «Ярлылык гаеп түгел», А.Н.Островский), Цыганов, Коломийцев («Варварлар», «Соңгылар», М.Горький), Президент, Вурм («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер) рольләрен аеруча сәнгатьле һәм тормышчан итеп башкара.

Уразиковның беренче режиссёрлык тәҗрибәсе 1922 елга карый: Верный шәһәре театрында К.Тинчуринның «Сакла, шартламасын!» комедиясен сәхнәләштерә.

Татар академия театрында 20 дән артык спектакль куя: «Мактаулы заман» (Т.Гыйззәт, 1936), «Миңлекамал» (М.Әмир, 1944), «Банкрот» (Г.Камал, 1944, 1962), «Ялгыз каен» (М.Кәрим, 1951), «Зифа» (Н.Исәнбәт, 1954, 1963), «Зөбәйдә — адәм баласы» (Ш.Хөсәенов, 1965). Алар тамашачыны сәхнәдәге күренешләрнең эчкерсезлеге һәм тормышчанлыгы белән җәлеп итә, ситуациянең драматизмына карамастан, аларда күңел күтәренкелеге, өмет уята.

Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» пьесасына күп тапкырлар мөрәҗәгать итә (1940, 1952, 1957, 1966), аны чын халыкчан комедия буларак сәхнәләштерә.

Традицион пландагы режиссёр. Төп игътибарын актёрлар белән эшләүгә юнәлтә, аларның теге яки бу рольне башкарганда образлылыкка, хәрәкәтләрендә төгәл эзлеклелеккә ирешүләренә омтыла.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Илялова И. Г.Камал театры артистлары = Артисты театра им. Г.Камала. К., 2005; 

шул ук. Театр имени Камала. К., 1986; 

Арсланов М.Г. Хусаин Уразиков. К., 1986.

Автор — И.И.Илялова