Биографиясе

1928 елның 30 гыйнвары, Киев — 1995 елның 28 августы, Мәскәү.

Киев театр сәнгате институтын (К.П.Хохлов курсы) тәмамлаганнан соң, 1950 елда Л.Украинка исемендәге Киев рус театры труппасына кабул ителә.

1952–1957 елларда— Калинин, 1957–1958 елларда— Омск өлкә драма театрлары, 1958–1972 елларда Казан Зур драма театры актрисасы.

Иҗаты

В.И.Улик Софья ролендә

( М.Горькиныӊ «Зыковы», Антип ролендә – Г.Е.Егоров)

Уликның Казан театры сәхнәсендә башкарган Клава Кумакина, Мария Михайловна («Баһадирлар», «Тугрылык», Н.Ф.Погодин), Анисья («Караңгылык хакимлеге», Л.Н.Толстой), Ольга Карташёва («Елмаю өчен — миллион», А.В.Софронов), Беатриче («Шау-шулы көн», У.Шекспир), Ирина («Югалган угыл», А.Н.Арбузов), Василуца («Касса мааре», И.П.Друцэ) кебек беренче рольләре аның күпкырлы талант иясе булуын раслый. Аның башкаруында һәр образның тирән психол. ачылышы аларның тышкы рәсемен иҗат иткәндә актрисаның импровизациягә осталыгы белән үрелеп бара.

Сайлап алынган детальләрнең байлыгы һәм төгәллеге, тавыш интонациясенең төрлелеге Улик башкарган һәр рольне кабатланмас итә. Мезальянсова («Мунча», В.В.Маяковский), леди Хеф («Караклар балы», Ж.Ануй), Живка Попович («Министр ханым», Б.Нушич) образларын иҗат иткәндә, актриса гротеск чараларыннан файдалана, гадәти булмаган социаль гомумиләштерүгә ирешә. Аның Софья («Зыковлар», М.Горький), Либуше («Без туган йорт», П.Когоут), Мария Аркадьевна («Гадәти булмаган бүләк», Е.И.Габрилович, С.Г.Розен) рольләре тирән драматизм белән сугарылган, алар киеренке рухи тормышлары белән аерылып тора.

Медея (Ж.Ануйның шул исемендәге пьесасы буенча) образында Улик трагизмның югары ноктасына ирешә. Әлеге образ аркылы ул тормыштагы гаделлеккә ышанычын югалткан хатынның өметсезлеккә, күңел төшенкелегенә бирелүен бөтен тирәнлеге белән ача.

Казан Зур драма театры сәхнәсендә Улик башкарган 40 ка якын роль Казанның театр тарихында тирән эз калдыра.

Улик Казан театр училищесендә, Казан университетында укыта. Аннан соңгы елларда Ленсовет исемендәге театрда (Ленинград), «Никитский капкасы янында» театрында, Еврей дәүләт театрында (Мәскәү) эшли.

Әдәбият

Народные артисты. К., 1980; 

Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. К., 1991; 

Благов Ю. Качалов и качаловцы. К., 2008.                                

Автор — Ю.А.Благов