Биографиясе

1932 елның 7 феврале, Казан – 2023 елның 18 апреле, шунда ук.

Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1954), Казанның 117 нче мәктәбендә рус теле укыта. 1963 елдан Татар опера һәм балет театрының әдәбият бүлеге мөдире, 1989 елдан театрдагы музей фондларының өлкән саклаучысы.

Бер үк вакытта, 1972–1976 елларда, Казан университетында укыта.

Иҗаты

1956 елдан Г.Тукай, М.Әмир, Г.Әпсәләмов, А.Гыйләҗев, Ш.Маннур, Ф.Хөсни, А.Шамов һ.б.ның чәчмә әсәрләрен, шулай ук татар халык әкиятләрен татарчадан русчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Т.Миңнуллин, Х.Вахит, Р.Батулла пьесаларын рус теленә синхрон тәрҗемә итүче (татар театрлары спектакльләре вакытында файдаланыла).

Р.Яхинның «Фидаи» балеты либреттосы (1987), радио һәм телевидение тапшырулары сценарийлары авторы.

Опера яратучылар клубы белән җитәкчелек итә, тамашачылар өчен конференцияләр, иҗат кичәләре, сәхнә ветераннары хөрмәтенә хәйрия акцияләре уздыра.

Хезмәтләре

Народные артисты. Казан, 2011 (автордаш).