Чын фамилиясе һәм исеме — Сөләйманов Зәйнелгабидин.

Биографиясе

1892 елның 17 (29) гыйнвары, Әстерхан шәһәре — 1952 елның 5 мае, Казан. 

Әстерхан шәһәрендәге татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе.

Әстерханда «Ак мәчет» мәктәбендә, Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый.

1907 елда Әстерханда И.Гыйззәтуллин-Дубровин җитәкчелегендәге татар театр труппасына керә.

1908 елда Г.Кариев һәм Г.Араблинский белән гастрольләргә килгән «Сәйяр» труппасы спектакльләрендә катнаша.

1914 елда, «Татар драма артистлары ширкәте»н оештырып, Әстерхан труппасы белән җитәкчелек итә, бер үк вакытта актер, режиссер һәм ширкәт башлыгы була.

1918 елда Әстерхан татар драма театры каршында Әстерхан татар театр студиясен оештыра.

1920–1921 елларда К.Тинчурин һәм И.Рәмиев белән бергә Самара татар драма һәм музыка студиясен төзи.

1922 елдан Казанда Татар дәүләт драма театрында; ТАССР Мәгариф халык комиссариаты карары йөкләмәсе буенча Татар театр техникумын оештыру белән шөгыльләнә (Казан Зур драма театры каршындагы студия педагогы һәм актриса З.М.Славянова белән бергә).

1923–1925 елларда Әстерхан татар драма театрының сәнгать җитәкчесе.

1925 елдан Казанда Татар академия театры труппасында.

Иҗаты

З.Г.Солтанов Кәрим бай («Бәхетсез егет», Г.Камал) ролендә

Труппаның әйдәп баручы актерларыннан берсе, тамашачының югары бәясенә лаек булган рольләр иҗат итә.

Аеруча зур рольләре арасында Кәрим бай, Хәмзә бай, Сираҗетдин («Бәхетсез егет», «Беренче театр», «Банкрот», Г.Камал), Мисбах хаҗи, Ишан («Җилкәнсезләр», «Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), Надир шаһ (Н.Наримановның шул исемендәге әсәре буенча), Иманкол мулла («Наемщик», Т.Гыйззәт), Юныс хаҗи («Хаҗи әфәнде өйләнә», Ш.Камал), Хөсәен мирза (Ф.Бурнашның шул исемендәге әсәре буенча), Әҗим («Мулланур Вахитов», Н.Исәнбәт), Кречинский («Кречинскийның туе», А.В.Сухово-Кобылин), Нил, Лука («Мещаннар», «Тормыш төбендә», М.Горький), Берсенев («Разлом», Б.А.Лавренев) һәм башкалар була.

Көчле театральлек, социаль үткенлек Солтанов иҗат иткән образларга зур масштаб һәм тулылык бирә, актёрның һәр чыгышы театр тормышында зур вакыйга буларак кабул ителә.

Режиссер буларак, Татар академия театры сәхнәсендә К.Тинчуринның «Ил», М.Җәлилнең «Гудок», А.М.Файконың «Доцент Янбулатов» (барысы да — 1929), В.П.Катаевның «Авангард» (1930), Г.Камалның «Банкрот» (1933) һәм башка әсәрләр буенча спектакльләр куя.

Күп кенә пьесаларны татарчага тәрҗемә итә.

Солтановның иҗади эшчәнлеге татар театры тарихында сизелерлек эз калдыра.

З.Г.Солтанов Городничий («Ревизор», Н.В.Гоголь) ролендә

Бүләкләре

Хезмәт Герое (1924).

Әдәбият

Мәхмүтов Һ. Әстерханда татар театры // Мирас. 1994. № 1–3, 7–12;1995. № 1–8; 

Татар театры (1906–1926). К., 2003;

Илялова Н.Г. Камал театры артистлары = Артисты театра им. Г.Камала: Биогр. белешмәлек. К., 2005;

шул ук. Театр имени Г.Камала. К., 1986.

Автор И.И.Илялова