Биографиясе

1882 елның 8 октябре Воронеж губерниясе, Задонск өязе Скорняково авылы — 1941 елның 18 январе, Мәскәү.

Кыз балалар гимназиясен (Елец шәһәре, 1897), педагогик курслар (Мәскәү, 1900) тәмамлый.

Сәхнә эшчәнлеген 1903 елда Тамбов шәһәре театрында башлап җибәрә. Анда Грушенька («Бертуган Карамазовлар», Ф.М.Достоевский романы буенча), Регина («Өрәкләр», Г.Ибсен) рольләрен башкара.

1904–1909 елларда Саратов, Пермь, Екатеринбург, Баку шәһәрләре театрларында актриса. Бер үк вакытта антрепренерлык эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә.

1909–1919 елларда Самара шәһәрендәге драма театры актрисасы һәм режиссеры, 1918 елдан баш режиссеры.

1919 елда В.С.Зотов белән бергә Казан Совет Зур театрына чакырып алына. Бер үк вакытта, 1919–1921 елларда, ТАССРның Мәгариф халык комиссариатында театр бүлеге белән җитәкчелек итә.

1919–1924 елларда Казан Зур драма театры каршында студия оештыра һәм аның белән идарә итә. Бер үк вакытта, 1920–1922 елларда, Казан коммунистлар университеты һәм Казан югары халык мәгарифе институтында укыта.

1922–1924 елларда Татар театр техникумын оештыруда катнаша (З.Солтанов белән берлектә), анда укыта, уку бүлеге мөдире була.

1920–1921 елларда Эшче һәм солдат депутатларының Казан советы составына керә.

1924 елда Казаннан китә. Аннан соңгы елларда Одесса, Әстерхан, Краснодар, Смоленск, Симферополь шәһәрләре театрларында эшли.

Иҗаты

Татар театр техникумдагы шәкертләре — Г.Булатова, Р.Ишморат, Г.Нигъмәтуллина, Х.Сәлимҗанов, Ф.Сәлләви һәм башкалар.

Казанда Славянова җитәкчелегендәге студияне СССРның булачак халык артистлары В.В.Белокуров, Е.Е.Жилина, Украина ССРның халык артистлары М.М.Белоусов, А.М.Таршин (Белоусов), ТАССРның атказанган артистлары Л.В.Володин, С.С.Осипов тәмамлый.

Казанда Славянова сәхнәдә уйнавын дәвам итә. Ул башкарган рольләр арасында Василиса («Василиса Мелентьева», А.Н.Островский), Олимпиада («Савва», Л.Н.Андреев), Эмма Леопольдовна («Джентельмен», А.И.Сумбатов-Южин), Флория («Флория Тоска», В.Сарду) һәм башкалар бар.

Славянова, Россиядә хатын-кызлар арасында беренчеләрдән булып, профессиональ рәвештә режиссура белән шөгыльләнә. Ул 1920 елларда Казанда 40 ка якын спектакль куя: «Маскарад» (М.Ю.Лермонтов), «Акыллылык бәласе» («Горе от ума», А.С.Грибоедов), «Бирнәсез кыз» («Бесприданница», А.Н.Островский), «Патша улы Алексей» («Царевич Алексей») һәм «Павел I» (Д.С.Мережковский), «Сергий атакай» («Отец Сергий», Л.Н.Толстой повесте буенча), «Канцлер һәм слесарь» (А.В.Луначарский), «Иң мөһиме» («Самое главное», Н.Н.Евреинов) һәм башкалар. Үзе куйган спектакльләрдә Славянова сәхнә телен, режиссер куллана торган сәнгатьчә чараларны яңартырга омтыла, мизансценаның пластик сәнгатилегенә игътибар бирә.

Беренчеләрдән булып, В.В.Маяковскийның «Мистерия-буфф» пьесасына мөрәҗәгать итә һәм 1923 елда Казан Зур драма театры сәхнәсендә аның буенча спектакль куя.

Репертуарны яңарту, аны эшче тамашачының революцион рухына якынайту бурычын күздә тотып, «Париж Коммунасы истәлегенә» («Памяти Парижской Коммуны») һәм «Кызыл ватанда» («На красной родине») пьесаларын яза һәм сәхнәләштерә.

Яңа сәхнә телен һәм театраль формаларны теоретик нигезләү белән шөгыльләнә, театраль культура тәрбияләү максатында әдәби һәм сәхнә геройларына «хөкем» чыгаруны гамәлгә кертә.

Хезмәтләре

Отдых. К., 1919;

Рабоче-крестьянский театр. К., 1921;

Памяти Парижской Коммуны. К., 1922;

Четырнадцать спектаклей // Советский театр. 1936. № 9.

Әдәбият

Соболев Ю.Женщина-режиссер // Современный театр. 1929. № 10;

Благов Ю.А. КЭМСТ и театральная жизнь Казани 1920-х гг. К., 2005;

Театральная энциклопедия. М., 1965. Т. 4.

Автор Ю.А.Благов.