Биографиясе

1908 елның 5 (18) декабре, Киев губернасы, Киев өязе Демиевка авылы — 1973 елның 28 декабре, Казан.

Киев театр техникумын тәмамлый (1927).

Сәхнә эшчәнлеген Украина күчмә агиттеатрларында («Шахтёрка Донбасса», «Культфронт») башлап җибәрә.

1931–1938 елларда — Томск, Сталинск (хәзер Новокузнецк), Новосибирск («Красный факел» театры) шәһәрләрендәге театрларда, 1938–1946 елларда Воронеж театрларында эшли. Бөек Ватан сугышы елларында Воронеж өлкә драма театры белән бергә Копейск шәһәрендә эвакуациядә була.

1946 елдан Казан Зур драма театрында.

Иҗаты

Л.С.Шмидт Анна ролендә

«Анна Каренина», Л.Н.Толстой романы буенча

Аның сәхнәсендә башкарган Софья («Зыковлар», М.Горький), Катя («Михнәтле заман», А.Н.Толстой романы буенча), Лидия Чебоксарова, Кручинина («Котырган акчалар», «Гаепсездән гаеплеләр», А.Н.Ос тровский), Верочка («Текә яр», И.А.Гончаров романы буенча), Анна («Анна Каренина», Л.Н.Толстой романы буенча) кебек беренче рольләре Шмидтны труппаның әйдәп баручы актрисалары сафына чыгара.

Актриса һәр ролендә хатын-кыз абруен, аның бәхеткә лаек булу хокукын, хисләрен күрсәтә алу иреген яклый һәм раслый. Василиса («Тормыш төбендә», М.Горький), Глафира, Кабаниха («Бүреләр һәм сарыклар», «Яшенле яңгыр», А.Н.Островский), Анна Григорьевна («Үле җаннар», Н.В.Гоголь), Вазифа («Мулланур Вахитов», Н.Исәнбәт), Диана Михайловна («Фамилияләрне атамый гына», В.П.Минко) кебек үткен характерлы образлар иҗат итеп, Шмидт аларның социаль асылларын, әхлакый дөньяларын оста ача. Маша, Раневская («Өч сеңел», «Чия бакчасы», А.П.Чехов), Мария Александровна Ульянова («Гаилә», И.Ф.Попов, «Давылга таба», Р.Ишморат) рольләре Шмидт башкаруында тирән эчтәлекле булулары, психол. төгәллек белән гәүдәләнүләре ягыннан, тышкы рәсемнең гүзәллеге һәм нәзакәтлелеге белән аерылып тора.

Шмидт — нәфис сүз остасы да, еш кына концертларда, тамашачылар белән оештырылган иҗат кичәләрендә чыгышлар ясый, Казан университетында студентларның нәфис сүз түгәрәге белән җитәкчелек итә.

Әдәбият                

Народные артисты. К., 1980; 

Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. К., 1991.

Автор — Ю.А.Благов