Биографиясе

1923 елның 20 июле, Оренбург губернасы Яңа Якуб авылы — 1985 елның 6 сентябре, Казан.

Татар театр училищесен тәмамлый (1950).

Сәхнә эшчәнлеген 1946 елда Казан курчак театрында башлап җибәрә, 1950–1952 елларда — Татар республика күчмә театры, 1952 елдан — Татар академия театры актёры.

Иҗаты

Татар, рус һәм чит ил пьесалары буенча куелган спектакльләрдә 80 гә якын роль башкара. Театр сәхнәсендә Сергей («Профессор кияве», Ш.Хөсәенов), Врач («Киек каз юлы», А.Гыйләҗев), Госман («Беренче мәхәббәт», Х.Вахит) һ.б. истә калырлык образлар тудыра.

1962 елдан Казан кинохроника студиясендә: Шәрәфиев җитәкчелегендә Идел һәм Урал буе халыкларының 400 дән артык нәфис фильмы татар телендә һәм башка телләрдә дубльләштерелә.

Әдәби иҗат белән шөгыльләнә, танылган татар актёрына багышланган «Касыйм Шамил» китабы авторы (1969).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз, Халыклар дуслыгы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Автор — И.И.Илялова