Эчтәлек

Биографиясе

1903 елның 5 августы, Пенза губернасы, Саранск өязе Алтарово авылы — 1986 елның 15 июле, Казан.

1920 нче елларда Казан сәнгать техникумында (педагог Ю.Муко), Зур театр каршындагы училищедә укый.

1930–1938 елларда — Татар академия театры, бер үк вакытта, 1937–1938 елларда — Татар филармониясе, 1939–1942 елларда Татар опера һәм балет артисты.

Бөек Ватан сугышы елларында агитбригадалар составында фронтка чыга.

1942 елда репрессияләнә. Сөргеннән кайткач (1955), ТАССР Мәдәният министрлыгы каршындагы Халык иҗаты йортында хореография буенча консультант булып эшли.

Шәмсетдиновның башкаруы эмоциональлеге, югары осталыгы, җиңел һәм биеккә сикерүе белән аерылып тора.