Чын фамилиясе — Вахитов.

Биографиясе

1892 елның сентябре, Казан губернасы, Лаеш өязе Юеш Көрнәле авылы —1945 елның 7 мае, Казан.

Беренче профессиональ татар актёрларыннан берсе, сәхнә эшчәнлеген 1912 елда «Нур» труппасында башлап җибәрә.

Беренче бөтен дөнья һәм Гражданнар сугышларында була, фронт театр төркемнәрендә катнаша.

1921 елда Казанда К.Тинчурин җитәкчелегендәге Беренче дәүләт татар театрына кабул ителә. Бер үк вакытта, 1922–1940 елларда, Уфа, Әстерхан, Баку, Ташкент шәһәрләрендәге татар театрларында да актёр һәм спектакльләрне сәхнәгә куючы булып эшли.

Иҗаты

Образларның романтик күтәренкелеге һәм эмоциональ байлыгы, нечкә психологизм һәм тормышчан хаклык белән сугарылган булуы аларга актёрның индивидуаль йөзен билгеләүче үзенчәлек һәм кабатланмас бөтенлек бирә. Шамильский башкаруында тәкәббер Исмәгыйль («Галиябану», М.Фәйзи), буш, мәгънәсез һәм бер нигә яраксыз Качкынский («Һиҗрәт», Н.Исәнбәт), һавалы демагог Батырхан, романтик ат карагы Миңлегали («Җилкәнсезләр», «Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), тормышта үз урынын таба алмаган Закир («Бәхетсез егет», Г.Камал), гыйсъянчы Васька Пепел («Тормыш төбендә», М.Горький), такылдык Кудряш («Яшенле яңгыр», А.Н.Островский), чын большевик Годун («Убылу» — «Разлом», Б.А.Лавренёв), гашыйк Фердинанд («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер), ышанучан Отелло (шул исемендәге әсәр буенча, У.Шекспир) образлары тамашачыны иң элек хис-кичерешләр чынлыгы, гадәти булмаган пластик үзенчәлекләре белән ышандыралар.

Башка зур рольләре арасында Гайдай («Эскадра һәлакәте», А.Е.Корнейчук), Кузнецов («Габбас Галин», Ш.Камал), Булат («Мәрьям», Н.Исәнбәт), Мостафа («Ялкын», Т.Гыйззәт), Аркадий, Сафонов («Безнең шәһәр егете», «Рус кешеләре», К.М.Симонов), Кент («Король Лир», У.Шекспир) һ.б. бар.

Режиссёрлык эшендә Шамильский игътибарын пьесаның поэтик эчтәлегенә юнәлткән хәлдә тормыш хаклыгыннан да читкә тайпылмый, яшь шагыйрь һәм драматурглар иҗаты на актив мөрәҗәгать итә.

Татар академия театры сәхнәсендә М.Җәлил («Бибкәй кыз»), Һ.Такташ («Күмелгән кораллар»), Г.Кутуй («Тәхет йә мәхәббәт», «Нәнкә җан»), С.Баттал («Язулы яулык») пьесаларын, С.Җәләлнең «Дим буенда» повестен сәхнәләштерә.

Шамильский куйган аеруча зур спектакльләр — «Һиҗрәт» һәм «Мәрьям» (Н.Исәнбәт), «Рабиндар» (Х.Вафа), «Мәйсәрә хәйләләре» (Х.Хәмзә).

Ш.Г.Шамильский Булат ролендә

«Мәрьям», Н.Исәнбәт

Әдәбият   

Илялова И. Г.Камал театры артистлары = Артисты театра им. Г.Камала. К., 2005; 

шул ук. Театр имени Камала. К., 1986; 

Арсланов Г.М. Татарское режиссёрское искусство. 1906–1941. К., 1992; 

шул ук. Татарское режиссёрское искусство. 1941–1956. К., 1996.

Автор — И.И.Илялова