Биографиясе

1892 елның 30 августы, Казан губернасы, Чистай өязе Иске Әлмәт авылы —1981 елның 5 феврале, Казан.

Татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе.

Сәхнә эшчәнлеген 1909 елда «Сәйяр» труппасында башлап җибәрә, аннан соң «Нур» труппасында, Гражданнар сугышы елларында фронт театр бригадаларында, Казанда «Аң» труппасында эшли.

1920 елның язында Мамадышта «Сабанчы» театрын оештыра. Шул ук елның көзендә Шамил армия театр бригадасының җитәкчесе буларак хәрби частьларга хезмәт күрсәтү өчен Мәскәүгә җибәрелә.

1922 елда Казанда Беренче дәүләт татар драма театры труппасына керә. 1923–1924 елларда — Уфада татар театрында, 1924–1928 елларда Казанда Татар академия театрында эшли.

1928–1933 елларда Әстерхан татар драма театры актёры һәм баш режиссёры, аның сәхнәсендә «Зәңгәр шәл», «Ил» (К.Тинчурин), «Наёмщик» (Т.Гыйззәт), «Хөсәен мирза» (Ф.Бурнаш), «Убылу» («Разлом», Б.А.Лавренёв) спектакльләрен куя.

1933 елның көзендә Казанга кайта, Үзәк пионерлар клубы каршындагы Казан яшь тамашачылар театры составында татар төркемен оештыра.

1934 елдан Татар академия театры актёры.

Иҗаты

Иҗатында тормыш хакыйкате белән ачык театраль форма бергә үрелеп бара. Теге яки бу роль өстендә эшли башлаганда, актёр геройның үзенә генә хас үзенчәлекле тышкы билгеләрен табарга тырыша, эчке дөньясын яктырту өчен төгәл һәм таныш детальләрдән оста файдалана. Карап торышка көчсез һәм мәгънәсез күренгән Хәмзә («Беренче театр», Г.Камал), үзенә буйсынучылар белән үзен тәкәббер тотучы, ә җитәкчелеккә ялагайланучы Юсов («Төшемле урын», А.Н.Островский), Лука («Тормыш төбендә», М.Горький), хәйләкәр Полоний («Гамлет», У.Шекспир) образлары Шамил башкаруында тамашачыда тормышчан төгәл күзаллаулар тудыра. Ул иҗат иткән рольләр арасында Бәдри («Галиябану», М.Фәйзи), Суфый («Шәмсекамәр», М.Әблиев), Әхтәри («Ташкыннар», Т.Гыйззәт), Шәйхулла («Тормыш җыры», М.Әмир), Баһави, Дәрвиш һәм Хуҗа Насретдин («Һиҗрәт», «Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт), Вәли («Аршин мал алан», У.Хаҗибәков), Кулигин («Яшенле яңгыр», А.Н.Островский) һ.б. бар.

Татар сәнгать техникумында (1934–1939) һәм Татар театр училищесендә (1945–1952) укыта, үзешчән сәнгать коллективлары белән җитәкчелек итә.

«Җәмилә», «Шомбай», «Аҗаган» (1956 елда Татар академия театрында сәхнәләштереләләр), «Тар тыкрыкта», «Сыйлаганда су эч» (1952 елда Татар республика күчмә театрында сәхнәләштереләләр) пьесалары, татар театрлары актёрлары турында хатирәләр, биографик язмалар (кулъязмаларда) авторы.

К.Ш.Шамил Ортон ролендә

«Тартюф», Ж.Б.Мольер

Әдәбият   

Шәрәфиев Ф. Касыйм Шамил. К., 1969; 

Илялова И. Г.Камал театры артистлары = Артисты театра им. Г.Камала. К., 2005; 

шул ук. Театр имени Камала. К., 1986.

Автор — И.И.Илялова