Биографиясе

1907 елның 11 сентябре, Пермь губернасы, Пермь өязе Лысьва авылы – 1980 елның 18 августы, Минзәлә шәһәре.

1925 елда – Казан татар педагогика техникумын, 1930 елда Казан берләшкән театр-сәнгать техникумының театр бүлеген тәмамлый; Татар академия театры труппасына кабул ителә, анда зур булмаган рольләр башкара.

1935 елдан Минзәлә татар драма театры актрисасы, аның сәхнәсендә зур тәҗрибә туплый, үзенчәлекле осталыгы формалаша.

Иҗаты

Х.Н.Сәлимова тудырган образлар рухы белән халыкчан традицияләргә һәм карашларга якын була, тамашачыда зур кызыксыну уята. Аеруча истә калырлык, игътибар үзәгендә булган рольләре – Бәдига, Галимәбану («Галиябану», М.Фәйзи), Хәдичә («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), Гөлҗиһан («Банкрот», Г.Камал), Майлыбикә, Назлыбикә, Хәерниса, Фәрдәнә («Язылмаган законнар», «Тамырлар», «Сатучылар», Ю.Әминев), имче карчык Павка («Кара бүре», Н.Арбан), Ковшик («Балан куаклыгы», А.Е.Корнейчук), Васса («Васса Железнова», М.Горький), Огудалова, Кручинина («Бирнәсез кыз», «Гаепсездән гаеплеләр», А.Н.Островский).

Әдәбият

Гыймранова Д.Ә. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры. Казан, 2007.

Автор – Д.Ә.Гыймранова