Эчтәлек

Биографиясе

1952 елның 21 мартында Арча районы Алан авылында туган.

Кукмара һөнәри-техник училищесен тәмамлаганнан соң, КамАЗда төзүче-эретеп ябыштыручы булып эшли.

Профессиональ сәхнәгә Чаллы шәһәрендәге «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы үзешчән театр коллективыннан килә.

1988 елда, Казан мәдәният институтының режиссерлык факультетын тәмамлаганнан соң, үз коллективында шактый гына спектакльләр куя. 1990 елдан Чаллы татар драма театры актеры.

Иҗаты

Б.Н.Саләхов Рифат ролендә («Корт», Ф.Галиев; Сәлимә ролендә – Э.Шиһапова)

Актерларга хас мөлаемлыгы, эчкерсезлеге, сәхнәдәге табигыйлеге Б.Н. Саләховка тирән эчтәлекле, психологик яктан баетылган, тышкы кыяфәтләреннән үк кызыксыну уята торган образлар иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Алар арасында Нурми («Күбәләк булып җаның кайтыр», Р.Батулла), Айрат («Су буенда учак яна», Ф.Галиев), Өмет («Гашыйклар тавы», И.Юзеев), Шәехмирза, Надир мәхдүм («Американ», «Сүнгән йолдызлар», К.Тинчурин), Кыйтфир («Йосыф», Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре буенча) – шундыйлардан. З.Хәкимнең «Сулкылдап елый җаннар» драмасындагы Илдар образын уңышлы иҗат иткәне өчен, К.Тинчурин исемендәге Республика театр фестивале лауреаты исеменә лаек була (1994). Актер иҗатында әкият геройлары да, лирик һәм комик образлар да бар: Шамакай («Түләк һәм Сусылу», Н.Исәнбәт), Ильяс («Кодача», З.Исмәгыйлев), Бәдри («Галиябану», М.Фәйзи), Хәмди («Булмас димә», Т. әл-Хәким), Сираҗетдин («Банкрот», Г.Камал), Сәлмән («Җен бутады», З.Хәким), Рифат («Корт», Ф.Галиев) һ.б.

Концерт эшчәнлеге белән шөгыльләнә, аерым алганда, җырчы С.Фәтхетдинов концертларын алып бара; режиссер буларак, Чаллыда уза торган күп кенә бәйрәм чараларын («Сабантуй гүзәле», «Татар егетләре») оештыра. Чаллы һәм Минзәлә татар драма театрлары сәхнәләрендә куелган «Җәмилә авылы», «Яр» («Кеше турында новелла») пьесалары авторы.

Д.Сираҗиев исемендәге театраль бүләк лауреаты (2011).

Автор – Д.Ә.Гыймранова