Биографиясе

1938 елның 10 мае, БАССРның Илеш районы Җәйләү авылы – 2006 елның 10 июле, Казан шәһәре.

1961 елда Казан Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый һәм Татар академия театры труппасына кабул ителә.

Иҗаты

Р.С.Сәлахов – мөлаемлыгы белән аерылып торучы актер, ул сәхнә персонажларының эчке дөньяларына карата бик игътибарлы һәм сизгер. Истә калырлык, тирән эчтәлекле образлар иҗат итә: чиксез күтәренке рухлы, ярым тиле Тугыш; елгыр күзле, елдам ялагай Җомадил («Һиҗрәт», «Портфель», Н.Исәнбәт), бозык, оятсыз Хафиз («Мирас», Г.Каюмов), үз-үзенә ышанычын югалткан композитор Фәһим («Хушыгыз!», Т.Миңнуллин) һ.б. Яшертен, һәрвакыт бераз сагаючан Наил («Туй алдыннан», Х.Вахит), шаян, шук, эчкерсез авыл егетләре Рәдиф һәм Марат («Җиргә тапшырылган серләр», «Эңгер-меңгер», А.Гыйләҗев) кебек яшьтәшләрен уйнап, актер һәркайсында кабатланмас, үзенә генә хас сыйфатларны табарга омтыла. Р.С.Сәлахов шулай ук Хаммат, Бики («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт), Зөфәр («Зөбәйдә – адәм баласы», Ш.Хөсәенов), Витя («Бер төн», Б.Л.Горбатов), Ибраһим («Казан сөлгесе», К.Тинчурин), Баязит («Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз», И.Юзеев), Хәлим («Карак», З.Хәким), Юныс («Шәҗәрә», Т.Миңнуллин), Әхмәтсәгыйр («Алдым-бирдем», Г.Исхакый), Кузьма («Авылдашлар, акча кирәк!», В.Распутин) рольләрен уңышлы башкара.

Әдәбият

Илялова И. Г.Камал театры артистлары = Артисты театра им. Г.Камала. Казань, 2005.

Автор – И.И.Илялова