Эчтәлек

Татар профессиональ театрының беренче актерларыннан берсе.

1885 елның 1 июле, Уфа губерниясе, Бәләбәй өязе Шланлыкүл авылы — 1927 елның 3 марты, Казан.

Бәләбәйдәге башлангыч мәктәптә һәм Оренбург шәһәрендәге «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый.

И.Кудашев-Ашказарскийның туганы буларак, 1907 елда аның труппасына керә, труппаның халык алдындагы тәүге чыгышларында актив катнаша.

1908 елда Г.Кариев труппасына күчә (Уральск шәһәре), анда 1912 елга кадәр эшли.

1912–1915 елларда — «Нур», 1915 елдан «Ширкәт» труппасында.

1921 елдан Казанда Беренче татар дәүләт драма театры труппасында.

1922–1925 елларда Уфа шәһәрендә башкорт театры һәм күчмә башкорт труппасы режиссеры.

1926 елда Казанга Татар академия театрына кайта.

Нигездә, характерлы һәм комик рольләр башкара: Васька («Бәхетсезегет», Г.Камал), Габделхаликъ («Помада мәсьәләсе», И.Богданов), Саттар («Ямьсез тормыш», Ф.Сәйфи-Казанлы), Сафый бай («Тигезсезләр», Ф.Әмирхан), Тимерхан, Нуретдин («Беренче чәчәкләр», «Җилкәнсезләр», К.Тинчурин), Осип, Ляпкин-Тяпкин («Ревизор», Н.В.Гоголь) һәм башкалар.

Әдәбият

Октябрьгә кадәрге татар театры. К., 1988;

Татар театры (1906–1926). К., 2003;

Илялова И.Г. Камал театры артистлары = Артисты театра им. Г.Камала: Биоблиогр. белешмәлек. К., 2005.

Автор Д.Ә.Гыймранова