Эчтәлек

1937 елның 20 гыйнвары, БАССРның Мишкә районы Мишкә авылы — 1989 елның 21 ноябре, Казан.

1955 елда Ташкент хореография училищесен (педагоглары — Е.Новиков, З.Афанасьев) тәмамлый.

1955–1956 елларда — Үзбәкстан, соңыннан Саратов опера һәм балет театрларында балет артисты.

1956–1977 елларда Татар опера һәм балет театры балет солисты, 1977–1980 елларда педагог-репетиторы.

Садыйков виртуоз биюче, барлык бию алымнарының катлаулы арсеналы белән иркен эш итә белә. Искиткеч артистлык талантына ия.

Садыйковның биюенә чиста, төгәл башкару манерасы, җиңеллек, тизлек, эчке хисләргә байлык хас. Аның актерлык диапазоны бик киң: лирик-романтик рольләрдән алып героик-романтик, гротесклы-классик һәм драматик хореографик партияләргә кадәр.

Садыйков татар балетында ирләр биюе техникасын нык күтәрә, шактый гына биюле образларны башкаруның тарихи нигезләрен салып калдыра.

Хореографик партияләре арасында  — Альберт («Жизель», А.Адан), Зигфрид, Дезире («Аккошкүле», «Йокыга талган гүзәл», П.Чайковский), Базиль («Дон Кихот», Л.Минкус), Ленин («Яшен сукмагы», К.Караев), Шүрәле, Былтыр («Шүрәле», Ф.Яруллин), Гайфи, Алмай («Су анасы», Ә.Бакиров), Клим («Тау әкияте», А.Ключарев), Гали («Раушан», З.Хәбибуллин).

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1973).

Р.Ф.Садыйков Былтыр ролендә («Шүрәле» балеты, Ф.З. Яруллин; Шүрәле — С.З. Хәйруллин, Сөембикә – С.Х. Хантимерова)

Әдәбият

Мельников Г. Так становятся артистами // Театральная жизнь. 1960. № 5;

Луцкая Е. Ревдар Садыков // Советская музыка. 1964. № 5;

Народные артисты. К., 1980.

Автор В.Н.Горшков